Шиһабетдин Мәрҗанинең киң карашлылыгы

17 Май 2017 678

Шиһабетдин Мәрҗанинең олпат шәхесе XIX гасырдагы ислам дөньясында тау түбәседәй калкып тора. Бу вакытта мөселманнарның җанлы фикере белән ургып торган чишмәләре кибеп корый кебек, элек чәчәк аткан һәм көчле ислам цивилизациясе үле Сахара чүлләренә охшап кала. Шушы рухый чүл өстендә схоластлар (схоластик рәвештә фикер йөртүчеләр) тырышлыгы белән барлыкка китерелгән “Заманы иҗтиһад монкарыйз (Иҗат заманы бетте)” тәгъбиренә (сүз әйләнмәсенә) кергән ахырзаманның эңгер-меңгерле рәшәсе тибрәнеп торган кебек була.

Менә Аллаһы Тәгалә адәми затны, акыл кебек могҗиза иңдереп, азат итеп яраткан дип әйтергә батыр бер кеше килеп чыга. Шуңа күрә хөр иҗат – азат акылның табигый халәте ул. Кеше яши, фикерле икән, ул иҗади эзләнә ала һәм моны эшләргә тиеш тә. Мөселман дөньясы өчен бу яңа идеяләрне халыкка иң әүвәл Шиһабетдин Мәрҗани аңлатып биргән, һәм шуның белән ул иҗтиһад (мөстәкыйль фикер йөртү. – ред.) ишеген яңадан ачкан сыман була. Мөселман яңарышы белән яңалык процесслары озак вакыт буена әфганлы Җамалетдин әл-Әфгани, мисырлы Мөхәммәт Абдо һәм төрек Әхмәт Мидхәт паша исемнәренә бәйләп йөртелә. Фәкать XX йөзнең икенче яртысында гына шәркыят (көнчыгыш турындагы фән) һәм дин белгече, американлы Александр Беннигсенның исламны яңартуда татар фикер ияләренең өстенлеге турындагы тезис (раслама) куелган һәм төрле яктан фәнни нигезләнгән хезмәтләре пәйда була. Мөселман реформизмы эшлеклеләре плеядасында (күренеклеләр төркемендә) ул Габденнасыйр Курсави (1776-1812) белән Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) исемнәрен исбатлады.

Америкалы ислам белгече Россиянең ябык булуы сәбәпле, бу илгә буйсындырылган халыкларның ислам дөньясындагы уртак процесслардан аерылган булуын һәм шул сәбәпле алардагы галимнәрнең дөнья күләмендәге танылу алуга ирешмәгәнлекләрен билгеләп үтә. А.Беннигсен фикеренчә, тарихи гаделлекне кире кайтарырга вакыт җитте. Америкалы мәшһүр галим, шәрык һәм ислам белгече фикеренә без дә кушылабыз һәм бу мәкаләбездә Шиһабетдин Мәрҗанинең бөек реформатор, милли яңарышка (күтәрелешкә) нигез салучы икәнлеген исбатларбыз.

Шиһабетдин Мәрҗани – барыннан да бигрәк бөек реформатор. Татарның, бөтен ислам дөньясының фикере авыр таш белән бастырылып, кешенең мөстәкыйль фикер эшчәнлегенә “Заман иҗтиһад монкарыйз” дигән богаулар салынган бер заманда ул шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга, рухый хәяттә (тормышта) иске, таушалган авторитетларның монополиясен җимерә, мөселман дөньясы өчен иҗтиһад капусын (капкасын) ача. Ул татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була. Аның бөек реформаторлыгының асылы әнә шуннан гыйбарәт. Бу – татарның, бөтен мөселман дөньясының рухый хәятендә инкыйлаб була.

Мәрҗанине Италия ренессансының атасы А.Данте белән чагыштырырга мөмкин. Аның исеме Европаның мәшһүр дини реформаторлары Мартин Лютер (1483-1546), Ян Гус (1371-1415) һәм башкалар белән янәшә торырлык.

Мәрҗанинең бөек каһарманлыгын үз чорында аңлап та, бәяләп тә бетермәгәннәр. Чөнки ул үзе яшәгән мохиттән, җәмгыятьтән күпкә алда барган, югары күтәрелгән шәхес була. XIX гасыр уртасында мөселман дөньясында калкып чыккан биек тау башына менү дә, аны аңлау-бәяләү дә җиңел булмагандыр, күрәсең. Әмма бу затның татар рухый алгарышындагы (тәрәккыятендәге) бөек ролен аннан соң килгән буыннар бик яхшы аңлаган һәм югары бәяләгән. Татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Г.Ибраһимов, мәсәлән, 1915 елда аның 100 еллык юбилей уңае белән “Мәрҗани – безнең таңыбызның Чулпаныдыр”, – дип яза.

Шиһабетдин Мәрҗанинең реформаторлык эшчәнлеген шартлы рәвештә ике этапка бүлеп карап булыр иде: дини реформаторлык этабы (XIX гасырның 70 нче елларына кадәр) һәм мәгърифәтчелек этабы (XIX йөзнең 70-80 нче елларында). Мәрҗани бу өлкәдә эш алып барган ватандашы һәм рухый остазы Габденнасыйр Курсави фикерләре белән якыннан танышу теләгеннән, аның “Мәҗмуга” хезмәтен кулына ала һәм бу әсәр Мәрҗанинең реформаторлык (реформалар ясау эше) һәм фәлсәфи карашлары формалашуга нык тәэсир итә.

Әлбәттә, Шиһабетдин Мәрҗани Бохара һәм Сәмәрканд якларында укып, зур яңа белемнәр туплап, яңа фикерләр үзләштереп, унбер елдан соң туган ягына кайта. Бу вакытта Мәрҗани, иске карашлы руханыйлардан аермалы буларак, мәдрәсәләрдә укыту системасына яңалыклар кертергә тулысынча әзер булып кайта.

1850 елның 30 мартында аны Казанның Җәмигъ мәчетенә имам-мөдәррис итеп билгеләү турындагы указга кул куела. Ул җиң сызганып эшкә тотына. Татар сәүдәгәре Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов (1806-1886) белән Шиһабетдин Мәрҗани арасындагы киеренке мөнәсәбәт турында да әйтеп узарга кирәк. Мәчет һәм аның каршындагы мәдрәсәнең матди хәле күп яктан Казан шәһәр Думасы гласные (1871-1886) И.Юнысовка бәйле булуын да истән чыгарырга ярамый. Аз гына каршы әйтүне дә кабул итәргә күнекмәгән И.Юнысовка Мәрҗанинең бәйсез, горур табигате баштан ук ошамый. Ул ике мәртәбә аның указын да алып карый, ләкин үзенә буйсындыра алмагач, җимерелә башлаган мәдрәсәне сипләү өчен акча бирми. Үз чиратында, Мәрҗани дә Юнысовка бил бөгәргә теләми, яңа бина төзелешенә мәчеткә йөрүчеләрдән акча җыя (хәзерге “Мәрҗани” мәчете). Ул үзе төзеткән шул мәчеттә гомеренең соңгы көннәренә кадәр белем бирә.

Мәрҗанинең даны читләргә дә тарала. 1870 елда ватанында һәм мөселман Көнчыгышында аңа шөһрәт китергән, дини реформаторлык идеяләре белән сугарылган “Назурател-хак” (“Хакыйкатьне күзаллау”) хезмәте дөнья күрә. Шиһабетдин Мәрҗани, үзенең рухый остазлары Г.Утыз Имәни, Г.Курсави традицияләрен яңа рухый шартларда дәвам иттереп һәм тирәнәйтеп, дини реформаторлыкның күренекле идеологына әйләнә. Ул түбәндәге хәдисне китерергә ярата: “Пәйгамбәр сүзләреннән күренгәнчә, “Аллаһы Тәгалә һәр гасыр башында мөселман җәмәгатенә дингә яңарыш кертүчене җибәрә”. Исламда XII гасырдан соң “иҗтиһад ишекләре” ябылмаган дигән нәтиҗәгә килә ул. Мәсәлән, эңгер-меңгер төшкәнче төнге намазның зарурлыгын күзәтеп, Казан төбәгендә ястү намазының җитүен катгый таләп итүнең дөрес түгеллеген аңлатудан бигрәк, үзенең дини өйрәтмәләрне ничек күзаллавы турында яза.

Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗатында мәгърифәтчелек һәм дини реформаторлык идеяләренең тыгыз бәйләнештә үсешен Г.Ибраһимов та күрсәтеп үтә. Ул моңа үзенең “Бөек остазымызның кайбер тәэмифләре” исемле мәкаләсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең “Назурател-хак” дигән әсәренә биргән анализында бәян итә. “Бөек галимне бу китабын язарга этәргән нәрсә, – дип күрсәтә Г. Ибраһимов, – заманында зур бәхәсләр тудырган ястү намазы мәсьәләсе шәфәкъ бетеп җитмәс борын таң ата башлаган җирләрдә ястү фарызмы, түгелме? Мәгърифәтче галим шәригатьне хәреф буенча гына аңлап җәйнең озын көннәрендә ястү намазын фарыз түгел дип санаучыларның фикерләренең дөрес түгеллеген ышанычлы дәлилләр белән ачып сала.

“Мәрҗани дөньяның билгеле бер заманда яратылу турындагы фикерләрне дә кире кага. Аның өчен һәрдаим хәрәкәттә булган реаль әйберләрдән аерылган заман юк. Вакытлы яшәүче әйберләрдән башка күзалламаган заман – буш хыял. Заман барлыкка килүдән элек заман булу мөмкин булмаган нәрсәдер” (Мәрҗани. – Казан, 1915. – 239 б.).

Бу китап нәшер ителгәч, дин галимнәре һәм зыялылар арасында каршылыклы кискен бәхәсләр чыккан һәм фанатик муллалар тарафыннан Мәрҗанигә һөҗүм итүләр башланган.

Шиһабетдин Мәрҗани “Назурател-хак” хезмәтендә Курсави тарафыннан алга сөрелгән идеяләргә ачыклык кертә, тирәнәйтә, үзенең дини мәсьәләләргә карата булган уй-фикерләрен нигезләп күрсәтә. Китабының теге яки бу бүлеген язганда, галим Коръәннән өзекләргә, пәйгамбәр сүзләренә таяна. Аның уенча, укучы, әлеге мәгълүмат белән танышкач, нәтиҗәне үзе ясарга тиеш.

Мәрҗани билгеләвенчә, кешедә теге яки бу мәсьәләгә карата үз карашы һәрчак булмаска да мөмкин, бу очракта ул тәкълидкә мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Мәрҗани тәкълидне иҗтиһадка каршы куя, фәлсәфә фәнен югары бәяли.

Мәрҗани мөселман хокукын XIX гасырның икенче яртысы татар җәмгыяте ихтыяҗларына һәм таләпләренә яраклаштыра.

ЛИНАР ЗАКИРОВ

ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕ

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.