Cиринә Исмәгыйль кызы Шаһимәрдәнова: «Васыятеңне үтибез, әти!»

30 Май 2017
885

«И балалар, и туганнар! Берегезнең дә исемен әйтмәем. Барчагызга шуны әйтәм: үзегездән кечеләрнең килешмәгән эшләренә нык күзәтчелек итегез. Шулай балалар, Аллаһы риза булмаган эшләрдән бөтен көчегез белән сакланыгыз. Коръән кушканча яшәгез, чөнки безнең мәңгелек бәхетебез Коръән бит. Ягъни Коръән юлы гына безнең тугры юлыбыз. Коръәнгә ышанмаучыларга бик нык куркыныч». ...Саргаеп беткән дәфтәр битендәге әтинең кул җылысын, күз нурларын гына түгел, җан авазын саклаган әлеге юлларның язылуына 40 елдан артык вакыт үтсә дә, тыныч кына укып булмый.

Әтиебез Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның без, варисларына, атап язган ошбу васыятен күбәйтеп, барган бер җиремдә дин кардәшләремә, мәҗлестәшләргә таратуны гадәткә керттем. Балаларына атап әйтелсә дә, бүгенге көндә барыбыз өчен дә бик кыйммәтле нәсыйхәтләрен җиткергән, дөнья тормышында ничек яшәргә кирәклеге юлларының дин-исламыбызда булуын гади итеп, әтиләрчә аңлаткан. Тәрбияви ягы да, үрнәк итеп алып, үзеңнең васыятьнамәңне булдыру өчен дә кабатланмас мисал бу. Ни кызганыч, күпләр васыятьнең нәрсә икәнен дә аңламый, аны мирас бүлү, гомер буе туплаган малны кемгә ничек өләшү хакындагы язу дип кенә уйлыйлар. Шөкер, әтинең дәфтәргә язып калдырган шактый озын васыятьнамәсендә мал-мөлкәт хакында сүз булмаса да, безгә бу фани дөньяда ничек яшәргә кирәклеге бәйнә-бәйнә аңлатылган. Аллаһны танып, олылап һәм Коръәни-Кәрим кушканча яшәргә чакырган әти.

Әти нәсыйхәтен ничек үтибез? Ул күрсәткән ак юлны без ничек уздык соң дип еш кына үз-үземә сорау куям да, җавап эзлим. Башкортстанның хәзерге Октябрьск каласыннан ерак булмаган Нарыш авылында безнең тамырлар. Биш бала үстек. Инде ике ир туганым һәм ике апам бакыйлыкка күчтеләр. Гаиләдә төпчек бала булып үскән миңа Аллаһы Раббыбыз бәрәкәтле, бәхетле гомер бирде. Әле шушы арада гына кадерлеләремне, дин-ислам юлында табышкан кардәшләремне 75 яшьлек гомер бәйрәмемә дәштем. Мәҗлесебезне улым Айдар Коръән укып башлады. Сөендем дә, дулкынландым да. Атеизм чәчәк аткан чорда үскән, дөньяви белемнәр алганнан соң, шактый зур үрләргә ирешеп, җаваплы вазифалар башкарган улымның дин-ислам юлын табуына, Аллаһка якынаюына һәм дә килеп, Исмәгыйль бабасының васыятен үтәвенә, лаеклы варис булуына дәлил түгелме бу?!

...Әти васыятен кулыма алган саен, соңгы елларда мине уйлар өермәсе бөтереп алды. Әти-әни мирасын берәмтекләп җыю, һәр икесенең нәсел шәҗәрәсен туплау булды хыялым. Мин моны башкарырга тиеш бурыч дип, намус эшем дип кабул иттем. Әтиебез Исмәгыйль Сәлимшаһ улы ягыннан 1700 елда Абдулкәримнән башланган нәселебезнең 10 буынын барладык. Әниебез Гайнелҗинан Сөләйман кызының 8 буынын ачыкладык. Берничә гасырда еракларга таралган нәсел тамырларын табуда зур тырышлык куелды.

Әти-әниләребез буынына дин кушканча яшәү, үзләре булып калу өчен бик катлаулы, алай гына да түгел хәтәр чорларның сынауларын үз башларыннан уздырырга туры килгән. Тарих – аерым шәхесләр, аерым кешеләр язмышы аша языла, диләр. Һәм килер буыннарга бу гыйбрәтле чорны әти язмышы аша күрсәтү нияте мине китап язарга этәрде. Мирасны берәмтекләп җыю һәм шул хәзинәне киләчәк буыннарга ирештерү өчен әтинең гаять бай кулъязмаларын өйрәндем, байтак чыганаклар аша тарихи документлар таптым. Якташлар, туганнар, килер буыннар өчен Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин (1893-1975) исемен истә калдыру ниятенә керештем.

Китапка әтинең гомере буена халык өчен бик тә кирәкле, бик тә кадерле һөнәр иясе – тегермәнче булуы хакында авылдашларның җылы хатирәләре тупланды. 1950-1975 елларда туган авылы Нарышта имамлык итүе дәверендә якташларына ирештергән вәгазь-нәсыйхәтләре, фронт көндәлеге (1941-1945), шигъри әсәрләре, фәлсәфи уйланулары җыентыкта урын алды, һәм алар барысы да әтиебезнең нинди дә затлы, зыялы шәхес булуына ачык дәлил. «Дөнья – ахирәтнең игене, яки Нарыш җәүһәрләре» дигән әлеге шактый калын, татарча-русча китап-альбом яңа гына басылып чыкты. Мин аны үземнең гомер бәйрәменә бүләгем, минем шатлыгымны уртаклашучы нәселемә бүләк дип әзерләдем. Әлеге тарихи-документаль җыентыкның авторы үзем булсам, аны китап-альбом хәленә китереп, укучыларга җиткерүне оештыручы мөхәррир – «Мирас» нәшрият йорты директоры Александр Долгов белән бизәлеш рәссамы Ратмир Әхияровка рәхмәт яусын, зур тырышлык куйдылар.

Дини тирән белемен дөньяви тормышта бергә оста үреп бара белгән, аны яшәү-эшләү рәвеше белән дәлилли алган гаять хөрмәтле Аксакал, абруйлы дин әһеле буларак гәүдәләнде Исмәгыйль хәзрәт. Китап-альбомны кулына алучыларга биредә үрнәк өчен дә, фикерләү, чагыштыру һәм гыйбрәтләнү өчен дә дәлилле хикмәтләр җитәрлек. Әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның бик авыр сынау-сыналу елларында да шәригатьне бозмыйча дөнья көткәннәре, ничек итеп динне саклап кала һәм безнең көннәргә китереп җиткергәннәре – үзе бер сабак.

Балаларыбыз, нәселебез дәвамчылары әти васыятенә тугрылыклы калырлар, ислам юлыннан, Аллаһы Тәгалә кушкан һәм Коръәндә күрсәткән юлдан аерылмаслар, мөселман исеменә тап төшермәсләр дигән өметтә калам. Гаиләмнең бүгенгесенә шөкер итәм. Ирем Равил Шаһимәрдәнов белән гаилә коруыбызга Аллаһ кушса быел 50 ел тула. Ике угыл үстердек, 7 оныгыбыз бар. Улларым, киленнәрем, оныкларым барысы да заманны, дөньяны сылтау итеп, төрле сәбәпләр тапмыйча, Аллаһны танып, динебез кушканча яшәүчеләр, Исмәгыйль бабалары васыятен үтәүчеләр. Шунысына шөкер итеп туймыйм.

Язманы журналист ВӘСИЛӘ РӘХИМОВА әзерләде

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.