Мөселманда хатын-кыз

6 Июнь 2017
1422

Бүген кайсы диндә хатын-кызның хокуклары кимрәк дигән сорау куйсак, һичшиксез, күпчелек кеше ислам динендә дип әйтәчәк. Моның сәбәбе – ислам дине дошманнарының гасырдан артык мөселман хатыннарының хокуклары бозылуы турында чаң кагуларында. Ә без шул көчләп тагылган фикерләр белән эш итүебез аркасында Аллаһы Тәгалә биргән көч-кодрәтебезне югалттык та инде. Көндәлек тормышыбызда дин күрсәтмәләрен үтәмибез. Тормышыбыз, гаиләләребез Көнбатыш илләре үрнәгендә җайланган.

Ислам дине килгәнче хатын-кызлар күпме кимсетелүләргә дучар булган!

Мәсәлән, ислам динен кабул иткәнче гарәпләр, ярлылык һәм хурлыктан куркып, яңа туган кыз балаларын тере килеш күмгәннәр. Коръәни-Кәримдә бу турыда болай диелә: «Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә «кыз балаң туган», дип, сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кавеменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип. Әгаһ булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабахәт эштер!» (16:58-59)

Ислам дине килү белән хатын-кызларда хокуклар барлыкка килә. Аңа хөрмәт белән карый башлыйлар. Ислам динендә ана хокуклары ата кеше хокукларыннан өстенрәк була башлый. Моны Әбү Һөрәйрә китергән хәдис дәлилли. «Бер кеше Пәйгамбәрдән (салләллаһу галәйһи вәссәллам) сорый: «Кешеләрдән кайсысы минем яхшырак мөгалләмәмә лаеграк?» Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәллам) әйтте: «Синең әниең». Кеше сорады: «Ә аннары кем?». Кабат: «Синең әниең», –диде. Кеше сорады: «Ә аннары кем?» Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәссәллам) җавап бирде: «Синең әтиең».

Ислам дине килү белән «хатын-кыз» сүзе горурлык белән әйтелә башлады, чөнки бу сүз белән Коръәни Кәримдәге зур сүрәләрнең берсе атала. Аллаһы Тәгалә дине хатын-кызларга мирас калдыру хокукы бирә һәм шулай ук хатын-кыз милкен кагылгысыз итә.

Ир-ат таш һәм кирпечтән йорт салса, бу йорт –әлеге дөньяның бәрәкәте, ә йортка тугрылыклы хатын-кыз тутырган ямь, җылылык һәм тәрбия әлеге һәм киләчәк дөнья өчен бәрәкәт булып тора.

Йорт – мөселман кешесенең ныгытмасы. Әгәр дә бу ныгытманы төзүдә хатын-кыз катнашмаса, анда бәрәкәт булмый. Аллаһы Тәгаләне зикер иткән, ислам динен өйрәнгән, тугрылыклы мөселманнар тәрбияләгән гаиләләр бәхетле.

Ана – батырларны, галимнәрне һәм тәкъва кешеләрне тәрбияләүче. Безне чын тормыш белән таныштыручылар – күркәм холыклы, дини, белүче, сабыр, дога кылучы, үкенүче әниләребез.

Мондый хатын-кызларның берсе белән Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссәллам) пәйгамбәр булганчы да, булгач та ризалыкта тигез тормыш кичергән.

Хәдичә – ислам динен беренчеләрдән кабул итүче, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссәллам) белән беренче намаз кылучы, беренче Җәннәт белән шатландырылучы, Коръәнне беренче ишетүче. Аны Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша сәламли. Ул үзенең байлыгын Аллаһы Тәгалә юлына тота. Пәйгамбәребезне (салләллаһу галәйһи вәссәллам) кешеләр кире каккач та, ул аңа ышана, ялганда гаепләгәч – хаклыгын раслый, ярдәмсез калдыргач – ярдәм итә. Һәм Аллаһы Тәгалә аларны балалар белән шатландыра.

Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вәссәллам) Хәдичәдән туган кызы Фатыйма, Хәсән белән Хөсәеннең әнисе, Галинең хатыны – бөтен хатын-кыз һәм барлык аналар өчен үрнәк булып тора.

Гәйсә пәйгамбәрнең әнисе Мәрьямнең диндарлыгы хакында Коръәни Кәримнең күп кенә аятьләрендә әйтелә. Аның исеме белән Коръәни Кәримнең сүрәсе атала. Фиргавен хатыны Асия дә, иренең ышанмавына карамастан, Аллаһы Тәгаләгә ышана. Ул Муса пәйгамбәрне тәрбияли.

Бөек галимнәр, укытучылар тормышын өйрәнсәк, аларның галим булуларында яшьтән үк белем алырга өндәгән әниләренең өлеше зур. Мисал итеп, Әбү Хәнифә, Имам Шәфигыйны һ.б. китерергә була.

Уйланыгыз! Хатын-кызларга аеруча ихтирам күрсәтелә башлау ислам дине белән бәйле түгелме соң? Ирләре хатыннарын саклап кына торырдай энҗе бөртеге дип атамыйлармы? Мондый хөрмәт Аллаһы Тәгаләгә буйсынган, Аның күрсәтмәләрен башкарган һәм тыйганнарыннан баш тарткан хатын-кызларга гына насыйп була.

Ир-атларның дүрт хатын-кызга карата бурычлары бар: әнисенә, хәләл җефетенә, сеңлесенә һәм кыз баласына. Аллаһы Тәгалә бездән аларның һәрберсе турында сораячак. Без аларның хокукларын саклаганбызмы? Әниебезнең сүзен тыңлаганбызмы, аңа карата яхшы теләктә булганбызмы, шатландырырга тырышканбызмы? Сеңлебезне яклаганбызмы, хәләл җефетебезгә карата гадел булганбызмы, кыз балабызга дөрес тәрбия биргәнбезме?

Әйе, кардәшләр, бу чынлыкта да шулай. Әгәр дә без, ир-атлар, хатын-кызларыбызның һәрберсенә тиешлесен бирсәк, гаилә бәйләнешләре нык булачак, ә моның белән бергә без яшәгән җәмгыять тә күпкә яхшырачак.

Язмамны тәмамлап, сезгә Аллаһы Тәгалә сүзен исегезгә төшерәсем килә: «И кешеләр! Сезне бер ата-анадан яратучы Аллаһыга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм галәйһиссәламнең үзеннән хатын яратты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһыга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһыны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Бит Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче» (Коръән. «Ниса»/«Хатыннар» сүрәсе, 1 аять).

ГАБДУЛЛА ХӘЗРӘТ

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.