Калеб хәзинәсе

13 Июнь 2017
920

Укучыларыбыз игътибарына «Күңелләр дәвасы» китабыннан Фәния ханым Җәләлиеваның бер язмасын тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле дин кардәшем! Ошбу хезмәтебезне Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафанән (салләллаһу галәйһи вәссәллам) үк килгән, олы галимнәр тарафыннан дәвам иттерелгән тарикать юлы белән кызыксынучыларны күздә тотып яздык.

Шушы юлга керергә теләүчеләргә беренче адымнарны тәкъдим итәбез. Суфичылык юлына мәхәббәтле булучыларга кулланма дип әзерләдек.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салләллаһу галәйһи вәссәллам): «Үз-үзен танып белгән адәм Аллаһы Тәгаләне танып белер», – диде. Кеше кайгы-хәсрәт, байлык-хәерчелек, ярату-күрә алмау кебек сынаулар уза гомер юлында. Белеме һәм гамәлләре күп була. Шулай да инсан әле үз-үзен белә дигән сүз түгел. Аллаһ каршында нинди биеклектәдер бит? Акылыбыз чикле.

Гамәл-гыйбадәтләрне өйрәнеп, кылган гамәлләрең яхшы яки начар, гадел яки гаделсез икәнлегенә эчке тойгылары нинди нәтиҗә ясый? Шуннан чыгып рухи үсеш ясыймы, әллә тыныч кына «мүк» белән капланамы, әллә инде түбәнгә тәгәриме?

Кешеләр арасында югары дәрәҗәдә булса да, күптөрле белемнәр тупласа да, адәм баласы, Аллаһ җибәргән Пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вәссәллам), аңа тоташкан остазлар җебенә тотынмаса, хакыйкатьне танып белүе икеле. Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вәссәллам) «Галим, яки гыйлем алучы бул, яисә гади тыңлаучы бул, әмма дүртенчесе булма. Алайса һәлак булачаксың», дигән сүзләрен истә тотарга тиешбез. Гали (разыйаллаһу ганһу): «Хакыйкатьне танып бел һәм син шул юлдан баручыларны танырсың», дигән.

Аллаһка якынаерга омтылган, хакыйкатьне эзләгән, калебен чистарткан кешегә тышкы һәм эчке халәтен югары рухи чистарынуга күтәрү мөмкин. Әбү Хәнифә мәзһәбе бу юлда бөтен мөмкинлекләрне бирә.

Намаз, ураза, хаҗ гамәлләрен кылып та, инсан үсүдән, Аллаһка якынаюдан туктап калуы мөмкин. Пәйгамбәрләрне Аллаһы Тәгалә тәрбияләгән, Үзе юнәлткән. Бу үсешне Бөек Раббыбыз соңгы Пәйгамбәрендә – Мөхәммәд Мостафада (салләллаһу галәйһи вәссәллам) иң югары ноктага җиткергән. Бу рухи үсешне, калебне чистартуны, эчке кичерешләрне аңлауны җаның-тәнең-акылыңны эшкә җигеп, тышкы һәм эчке торышыңны тәртипкә буйсындырып, хакыйкатькә ирешү юлларын Мөхәммәдтән (салләллаһу галәйһи вәссәллам) олуг остазларыбыз безгә җиткергән.

Хәнәфи мәзһәбе тарикатьне төгәл үтәп, бу заман таләпләреннән читкә тайпылмыйча рухи байлыкка ирешү өчен искиткеч мөмкинлекләр бирә. Истигъфар һәм тәүбәне җитәкче итеп, Ислам динен түкми-чәчми безгә җиткергән галимнәребезнең җебенә тоташу мөһим.

Узган гасырның 80-90нчы елларында дин иреге ачылса да, бу хакта, тарикать төшенчәләре хакында әллә ни сөйләнмәде. Әнием нәсыйхәтләре аша дин-исламга зикер-тәсбихлар аша якынайган инсан буларак, күп кенә кешеләрнең тарикатькә карата тискәре мөнәсәбәтенә аптырый идем. Шулай үз-үземә сораулар биреп йөргәндә «Иман» нәшриятында Вәлиулла хәзрәт Якуб (1963-2012) ислам дөньясындагы олы шәехләрнең тәрҗемә китапларын бастырды, ислам тарихында зур урын тоткан суфичылык хакында ачыктан-ачык сөйли башлады. Моңа бик куандым, һәр китапны йотылып укыдым. Бигрәк тә имам Газали китапларының русчага тәрҗемәләре белән таныштым.

Суфичылык хакында сөйләү тыелган кебек иде бит. Бу аның асылын аңларга теләмәүдән килә дип нәтиҗә чыгардым.

Бу юлга ничек керергә дип эзләнгән елларым иде. 2005 елны Аллаһы Тәгалә мине шәех Мөхәммәд әл Хакканиның укучысы белән очраштырды. Дулкынланудан, шатланудан милләте белән рус булган галимнең исеме дә хәтердә калмаган. Әмма очрашуда үземне кызыксындырган күп сорауларыма җавап алып, бу юлга нинди зикерләр белән якынаерга мөмкинлеген белдем. Ул миңа кайсы зикер-тәсбихны кайчан һәм ничә тапкыр әйтү юлларын аңлатты. Аллаһы Тәгалә үзе сайлаган кешесен Үзе тоташтыра остаз белән һәм теләгән кешесен генә китерә ошбу юлга диюләре хак. Һәм инсаны зикер кылса, остазы кушканча гамәлдә булса, Раббыбыз аңа рәхмәт күзе белән каравын сиздерә.

Еллар үтте. 2014 елны Раббым кабат ачты юлларын. Уфада һәм Казанда остазым дип санаган Мөхәммәд Нәзим әл Хакканиның улы – әүлияләр солтаны, шәех Мөхәммәд Мәхмәт Әзил әл Нәкышбәнди белән күрештем һәм аннан рөхсәт алдым бу юлны дәвам итәргә, теләүчеләргә дә зикер өйрәтергә.

Әлхәмдүлилләһ, бу калебне тәрбияләү юлына басучылар, зикер-тәсбихларга мәхәббәт күзе белән караучылар бар, Раббыбыз үзе сайлаган, үзе теләгән сирәкләрне генә китерә бу хикмәтле юлга.

Динебез инсаннарына әҗер-савап өстәү юлларын бәйнә-бәйнә күрсәтә. Кыямәт көнне гамәлләребез үлчәнгәндә әз генә савап җитмичә, җәннәттән мәхрүм калырга мөмкин. Шуның өчен исән чагыбызда вакытыбызның кадерен белеп, телебезне ошбу зикер-тәсбихларны күп-күп кабатларга күнектерсәк икән.

Фәния Җәләлиева,

мөгаллимә, Казан

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.