Бәхет ачкычы – тәүбә кылуда

18 Июль 2017
1791

Тәүбә кылу беркайчан да соң түгел. Үлем түшәгендә яткан кешенең җаны бугазына килеп җиткән мизгелләрдәге тәүбә генә кабул ителмәс. Балигълык яшенә җитеп, үз акылында булган һәр кеше тәүбәгә килергә мөмкин. Алай гына да түгел: Аллаһы Тәгалә бәндәсенең тәүбә кылуын һәрвакыт көтеп ала. Рухи үсеш, нәфесеңне тәрбияләү юлында тәүбә кылу беренче тукталыш, беренче баскыч булып тора. Бөек Раббыбыз күңелегезгә тәүбә-истигъфар кылу теләген салган икән – бу Аллаһы Тәгаләнең сезне яратуының бер билгесе.

Галәмнәрнең Раббысы Коръән-Кәримдә әйтә: «Хактыр, Аллаһы Тәгалә еш тәүбә кылучыларны һәм чистарынучыларны ярата». Ягъни Бөек Аллаһ истигъфар кылучыларга, кылган гөнаһлары өчен үкенүчеләргә, чистарынучыларга Үзенең хөрмәтен һәм мәрхәмәтен күрсәтә. Бу аять тәфсирләрендә Аллаһы Тәгаләнең хата-кимчелекләре өчен гафу сораучыларны һәм гафләттән арынырга тырышучыларны яратуы турында да әйтелә.

Нәрсә соң ул гафләт? Аллаһы Тәгаләнең Барлыгын һәм Берлеген искә төшерми, онытылып яшәү. Гафләт бик күп гөнаһларга сәбәпче булып тора. Чөнки ялгыш адымнарның күпчелеге кеше үз-үзен абайламаган, Аллаһы Тәгаләнең аны һәрдаим күзәтеп торганын исеннән чыгарган чакта ясала. Шуңа да югарыда китерелгән аятьтә Раббыбызның олы гөнаһлар өчен дә, кечкенә ялгышулар өчен дә тәүбә кылучыларны һәм гафләттән арынырга теләүчеләрне яратуы турында әйтелә.

Шулай ук Аллаһы Тәгалә әйтә: «Тәүбә итмәүчеләр исә – золым кылучылардан». Ягъни, Аллаһы Тәгаләгә буйсынасы урынга, тәкәбберлек илә үз-үзләренә карата золым кылучылар, шуның белән үзләрен, җаннарын һәм тәннәрен Галәмнәр Раббысының җәзасына дучар итүчеләр.

«Әт-Тәгъвиләт Ән-Нәҗмия» китабында болай диелә: «Масаю, дан-шөһрәт ярату һәм башкаларны түбән күрү кебек шайтани гамәлләр өчен тәүбә кылмаганнар иблис белән бер юлга басачак, ләгънәткә дучар булачак һәм Аллаһы Тәгаләнең мәгъфүратеннән ерагаячак».

Коръәндә әйтелә: «Хактыр, Аллаһы Тәгалә залимнәргә ләгънәт кылды». Бу аятьтән шуны аңларга кирәк, тәүбәдән ваз кичүче золым кылучылар рәтенә кертелә. Рухи үсешкә омтылышның чишмә башында олы гөнаһлар өчен дә, кечкенәләре өчен дә тәүбә кылу булырга тиеш. Үз-үзеңне камилләштерүгә керешкәнче ихлас күңелдән истигъфар сорау кирәк. Адәм баласының нәфесен тәрбияләүне чын күңелдән үкенүсез, тәүбәсез күз алдына да китерү мөмкин түгел. Бер тапкыр гөнаһ кылган кешенең йөрәген караңгылык урап ала. Аллаһы Тәгалә кушканнан тайпылу утка тиң. Морҗасыз ап-ак бүлмәдә учак ягып җибәрсәк, тиз арада ул кап-кара булачак. Аллаһы Тәгаләнең боерыкларын бозу да шулай. Раббысы кушканны үтәмәүченең йөрәге һәр ялгыш адымы саен карала, томалана һәм бернинди нәсыйхәтне дә кабул итмәслеккә әйләнә. Һәм бу пәрдәне бары тәүбә генә ерта ала.

Шуны да онытмаска кирәк: гөнаһның ачык зыяныннан тыш яшереннәре дә бик күп. Гөнаһларның яшерен зыяннары нәрсә соң? Каты күңеллелек, рәхимсезлек. Адәм баласының бәгыре катыланган саен нәфесе дә буйсынмаска әйләнә, һәм ул инде үз-үзен кулда тота алмый. Һәр кылынган гөнаһлы гамәл бәндәгә күңеленең шәфкатьсезлеге һәм нәфесенең буйсынмаучанлыгы белән әйләнеп кайта. Аның күңелен вәсвәсәләр биләп ала. Һәм мондый халәттә кеше үгет-нәсыйхәтләрне ишетми, Аллаһы Тәгаләне искә алудан йомшармый. Чөнки кылган гөнаһлары йөрәген чорнап алган. Ә тыелган гамәлләр бер-бер артлы кабатланып килсә, бу «пәрдә» тагын да калыная, йөрәк карала, гыйбадәтнең тәме бөтенләй калмый. Раббысына тәкъва булудан ул бернинди ләззәт алмый. Йөрәгендә вакыт-вакыт ниндидер очкыннар кабынса да, ул аларны гөнаһлары белән бик тиз сүндерә. Нәтиҗәдә, йөрәге тыелган гамәлләр колына әйләнә. Әгәр дә гөнаһлар өчен бернинди җәза булмаса, адәм баласы шуның белән канәгатьләнеп яшәр иде. Әмма гөнаһ кылуның нәтиҗәләре бик аяныч.

Шулай да бернинди җәза юк, дип күз алдыбызга китерик әле. Аллаһы Тәгалә тәкъва бәндәне «мөхсин», ягъни «яхшылык, юмартлык итүче» дип атаса, Раббысына буйсынырга теләмәүченең дәрәҗәсе – «фасыйк», ягъни «гөнаһлы бәндә», «Аллаһы Тәгаләдән йөз чөерүче». Әмма бу сүзләр гөнаһ кылучыны тотып алачак иң куркыныч күренеш түгел. Иң аянычлысы: гөнаһ гамәлләрне күп тапкыр кылу нәтиҗәсендә Аллаһы Тәгаләнең колы булудан ләззәт хисе югалып кына калмый, кеше гөнаһ кылудан рәхәтлек кичерә башлый. Бу авыру сыман. Әйтик, организмда ниндидер тайпылыш аркасында кеше җирәнгеч нәрсәләрдән дә зур рәхәтлек ала башларга мөмкин. Адәм баласы ничек итеп күрәләтә шул упкынга тәгәри ала соң? Һәр кешенең табигый – фитрый башлангычы бар. Аллаһы Тәгалә безне шулай яраткан. Бәндәнең табигый башлангычы Раббысына омтыла, аңа гөнаһ кылу ят. Һәм бервакыт ул ярамаган гамәл кыла. Шуның нәтиҗәсендә күңелендә бер ачы хис туа. Әгәр адәм баласы шуңа игътибар итми икән – гөнаһлар берсе арты берсе дәвам итәчәк. Гыйбадәтенең тәме югала, гөнаһ аңа канәгатьлек китерә. Менә бу бик куркыныч. Алдалаган чакта да бит кеше башкаларга ялган мәгълүмат җиткерә, ә аннары инде үзе дә шуңа ышана башлый, алдыйм, дип белми дә. Гөнаһка баткан кеше дә шулай ялгышуыннан рәхәтлек ала, саташуын аңламый.

Шуңа күрә гөнаһ колы булган кешене тәүбәгә китерү, аның игътибарын дөрес якка юнәлтү өчен сүзләр табу, йөрәгенә хаклыкны җиткерү бик авыр. Аңына килсен, гөнаһлы килеш йөрүенә үкенсен, туктасын дисең – әмма аның йөрәге томаланган, ул берни дә күрми, ишетми, аңларга теләми. Кешенең күңеле үсенте, агач сыман шул: аны тәкъвалык сулары белән сугарып тору кирәк. Шул очракта гына бу агач җимеш бирәчәк. Аның җимешләре исә – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу, Аны зикер итүдән күңелнең югары халәтләренә ирешү. Шул югары халәтләр – тәкъва йөрәкнең җимешләре. Күз нигъмәтләре нинди? Караш.

Иң дөрес караш – син гыйбрәт алып караганы. Теге яисә бу нәрсәгә карап, Раббыңның хикмәтләрен, боерыкларын күрәсең икән – димәк, карашың дөрес. Колакның җимешләре ни? Коръән, үгет-нәсыйхәт, вәгазь тыңлау. Кул-аякның үзеңә, гаиләңә, җәмгыятькә, динеңә хәерлегә омтылуы – шулай ук нигъмәт. Әмма йөрәгең каралса, башка бөтен әгъзаларың да гөнаһка этәреп торачак. Андый кеше үзенә дә зыян салачак, җәмгыятькә дә. Шуңа күрә нәфесне тәрбияләүнең иң әһәмиятле өлеше – бөтен гөнаһларың өчен дә чын күңелдән тәүбә кылу. Нәфесне буйсындыру юлында бу беренче һәм иң әһәмиятле адым. Аллаһ Илчесе (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам): «Иң курыкканым: өммәтем нәфескә иярер һәм буш хыялларга бирелер», – дип юкка гына әйтмәгән. Нәфескә иярү кешене хаклыктан читләштерә. Озын-озак буш хыяллар исә кешене ахирәт турында уйланулардан ерагайта.

Уйланыйк әле: бүгенгәчә тынычлыкта, хәерле тормышта, сау-сәламәт килеш гомер кичерәбез. Шул арада ничә тапкыр Аллаһы Тәгалә тыйганнан тыелмадык, күпме гөнаһ кылдык икән? Әмма Рәхимле вә Шәфкатьле Раббыбыз безне җәза кылмады, бүгенгәчә Рәхмәтеннән аермады. Аллаһы Тәгаләнең Рәхимлелеге Ачуыннан алда йөри. Бу сүзләр – һәрберебезгә нәсыйхәт. Олы гөнаһлар өчен дә, кечкенә ялгышулар өчен дә, белеп һәм белми, махсус һәм ялгыш гамәлләребез өчен тәүбә кылырга ашыгыйк. Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, гафу итәчәк. Аның тәүбә ишекләре Кыямәт көненә чаклы, кояш кире яктан чыкканчы ачык. Мәгъфирәт капкаларына керергә ашыгыйк һәм, ИншАллаһ, бу дөньяда да, ахирәт тормышында да иң бәхетлеләрдән булырбыз. Барыбызга да Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте, Рәхим-Шәфкатенә ирешү насыйп булсын.

Шәех Әхмәт хаҗи әд-Дагыстани

китабы буенча әхлак дәресе

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.