Аллаһ матурлыкны ярата

21 Сентябрь 2017
1099

Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата. Аллаһ каршында матурлык нәрсәдән гыйбарәт? Аллаһ белән элемтәгә керүнең иң гади бер чарасы – дога. Мөселман кешесе көнгә биш вакыт намаз укырга, үзенең эшләрен намаз вакытларына карап көйләргә тиеш. Мөселман кешесенең тормышында иң мөһиме Аллах Сөбханәһү вә Тәгалә булырга, ә тормышының максаты – Аның канәгатьлелеге булырга тиеш.

Аллаһны искә алу дога кылу, Коръән уку, Аллаһның 99 матур исемен белү, кабатлаудан тора. Коръәндә Аллаһны искә төшерүдән йөрәк канәгатьләнү хисе кичерә диелгән. Аллаһ үзен искә төшергән кешеләрне дөрес юлга бастыра. Аллаһны искә алу белән йөрәкләр тынычлык таба.

Ислам хәйрия һәм сәҗдә кылу, яхшы гамәлләр кылу һәм үз-үзеңне чистартуның иң гади алымнары дип өйрәтә. Кешеләрне кичерә, гафу итә белү дә җанның иң кирәкле бер сыйфаты булып тора. Үзеңне кимсеткәннәрне кичерү, Аллаһтан кичерү сорау да, үзебезнең гөнаһларыбызны кичерүне сорау да безнең җаннарга тынычлык бирә. Бу ислам диненә ышанучыларның күңелләрен баета торган матур чараларның берсе булып та тора. Тәүбә итү, үз-үзеңне сафландыручыларны Аллаһ яратканын Коръән безгә һәрвакыт искә төшереп тора.

«Дөреслектә, Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм үз-үзен һәм күңел, тән нәҗесләреннән пакьланучыларны сөядер» (2:222).

Матди дөнья илаһи һәм рухи дөньядан аерылган, бу сынау. Әгәр дә материаль тормыш Аллаһны искә алып төзелсә, ул безне югары көчләр белән тоташтыра. Аллаһ кешелек дөньясын аңа табыну өчен тудырган диелгән Коръәндә (51:56). Табыну сүзен төрлечә аңларга була. «Табыну» һәм «хезмәт итү» сүзләре бер мәгънәдә яңгырый. Мөселман кешесе Аллаһка һәм кешелек дөньясына хезмәт итү башка кешеләргә хезмәт итү аша килгәнен аңлый. Кайвакытта матурлык һәм рухи дөньяның матурлыгы илаһи бер сыйфат икәнлеге күздән югалтыла. Пәйгамбәребез (сәллалаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Аллаһ матурлыкны ярата, Аллаһ юмарт һәм юмартларны ярата, Аллаһ киң күңелле һәм киң күңеллеләрне ярата, Аллаһ чиста һәм чисталарны ярата». Без бу сүзләр белән таныш, ләкин кайчак күз уңаеннан төшереп калдырабыз. Изге Коръәндә «матур» һәм «матурлык» сүзләре еш кулланыла. Аллаһ үзе дә матур, аның исемнәре һәм сыйфатлары да күркәм, Аллаһ безне дә холкыбызны матур, тормышларыбызны матур, күңелләребезне матур итәргә чакыра.

Аллаһ матурлыкка омтылган, матурлыкны яраткан, матурлык өчен яхшы гамәлләр кылган кешеләрне ярата. Матурлыкны эзләү, матурлыкка омтылу, матурлыкны ярату – Аллаһка илтә.

Аллаһ безне матур гамәлләр кылыр өчен, ул кушканча аңа матур табыну өчен, матур гаилә корып, кешеләр арасында матур мөнәсәбәтләр оештыру өчен яраткан. Мөселман кешесенең матурлыкка омтылуында илаһи бер мәгънә яшерелгән. Без йөрәкләребездәге матурлыкны Аллаһның бер мәрхәмәте итеп күреп, күңелләребезне яктылык, матурлыкка таба өндәргә тиешлебез.

Нурия Сабырҗан

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.