Мәчет әдәбе

9 Ноябрь 2017
1963

Татар халкында: «Кунак булсаң – тыйнак бул», дигән мәкаль бар. Берәр кешегә ку- накка барырга уйладык исә – әзерләнәбез. Чиста, матур киемнәр киябез, күчтәнәч алып барабыз. Килеп җиткәч тә ишеген аяк тибеп ачмый- быз. Эчкә үткәч үзебезне тыйнак тотарга тырыша- быз, хәтта якын кешебезгә килсәк тә. Кешеләрнең йорт-җиренә карата шун- дый мөнәсәбәттә булабыз икән, Аллаһы Тәгаләнең йортлары – мәчетләрдә дә үзебезне тиешенчә тоту кирәк. Чөнки бәйтулла – Аллаһы Тәгаләнең йорты. Ә мәчеткә килгән һәр кеше – Раббысының кунагы.

Мәчетләрнең төп сыйфаты аларның гыйбадәт кылу урыны булуында. Берникадәр вакытка фани дөньядан аерылып торып, ахирәт турында искә төшереп, намаз, Коръән укып, зикер әйтеп, дога кыла торган урыннар ул мәчетләр. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыласы урынга мәчетләрдә артык сүз сөйләү ярамас. «Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәткә ышанса, йә күркәм сүз сөйләсен, йә дәшмәсен», ди Раббыбызның сөекле Рәсүле Мөхәммәд (Имам Бохари һәм Имам Мөслимнең сахих хәдисләр җыентыкларыннан).

Ягъни мөселман һәр җирдә, һәр вазгыятьтә теленә хуҗа булырга тиеш. Мәчеттә аеруча. Гыйбадәт кылырга килеп, дөнья мәшәкатьләрен сөйләшеп, башкаларга комачаулап утыру беребезне дә бизәми. Ун-унбиш минутка гына фанилыктан бөтенләй ваз кичеп торудан сәүдәбез дә, эшебез дә зыян күрмәс, ә гыйбадәтебезгә хилафлык китерүебез бар.

Әлбәттә, мәчетләр мөселманнарның бергә-бергә җыелышып мәхәлләнең ниндидер мәсьәләләрен хәл итү урыны. Монысы инде буш сүз түгел. Имам халыкка дөньяви мәсьәләләр илә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәчет тирәсен җыештыру, берәр кардәшкә ярдәм итү, ниндидер бер дини мәҗлес оештыру – болар барысы да мәхәллә әһелләренең уртага салып сөйләшә торган мәсьәләләре. Үзебезнең шәхси мәнфәгатьләребезне өммәт проблемалары белән чагыштырмыйк. Бәрәңгене базарда арзанракка саталармы, әллә кибеттәме – бу турыда башка урында да сөйләшергә була.

Гыйбадәт йортларына карата игътибарлы булу кирәк. Аллаһ Илчесе әйтә: «Чисталык – иманның яртысы». Мөселман бәндәсе мәчет ишегалдында түгел, кешеләр йөри торган башка берурында да, әйтик, төкереп йә йомышын үтәп китмәс. Мөселманлык мәчет өчен генә түгел. Без теләсә кайсы җирдә һәр гамәлебезне Коръән вә Сөннәт белән бәяләргә тиешбез. «Пәйгамбәребез Мөхәммәд шулай эшләр идеме?» дип үз-үзебездән сорау бик күп хатагөнаһлардан саклар иде. Шул исәптән гыйбадәт йортларына мөнәсәбәттә. Мәчет эчендә генә түгел, аның ишегалдында да чисталык саклауга үз өлешебезне кертү хәерле. Барысын да шушы мәхәллә имамына кайтарып калдыру дөрес булмас. Имам Тирмизи риваять килгән хәдистә әйтелә: «Үтәргә комачаулый торган таш, агач ботагы яисә сөякне алып кую – сәдака». Мәчеткә кергәнче үк савап алабыз.

Гыйбадәт йортларына үзебез дә, киемебез дә пакь рәвештә килү кирәк. Госелсез килеш, хатынкызларга хәез һәм нифас халәтендә мәчеткә керү ярамас.

Гомумән, Аллаһ яраткан Җир өстендә госелсез йөрү хәерле түгел. Шуның белән шайтанга үзебезгә зыян салуны җиңеләйтәбез. Раббыбыз Үзе сакласын! Мәчет турында әйтәсе дә түгел.

Киемгә карата да шул ук кагыйдә. Чиста йөрү кирәк. Киемең пычранды исә – чистарту мәслихәт. «Бу мөселман кешесе һәрвакыт шундый чиста йөри», дип башкалар да кызыгырлык булырга тиеш мөэминнең тышкы кыяфәте. Мәчеткә килгәндә аеруча. Әлбәттә, төрле шартлар була. Намаз вакытын чыгармыйм, Раббым фарыз кылган гыйбадәтне вакытында үтим, дип эш киеменнән килгән кардәшләребезгә каты бәрелмәсәк иде.

Киеме чиста, гаурәтен капларлык булса – кешене мәчеттән читләштермик. Матур кием киеп бару мөмкинлеген исә кулдан ычкындырмаска кирәк.

Мәчеттән читләштерү дигәннән, балаларны мәчеткә алып килүдән тыючылар бар. Аллаһ Илчесе шулай эшләгәнме? Оныгын иңбашына утыр- тып намаз укытуын белмибезме? Сабый аңы бөтен нәрсәне бик тиз сеңдерә. Әгәр без баласын мәчеткә ияртеп килгән ата- га: «Бу баланы ник алып килдең?» дип шелтә белдерсәк, нарасыйның күңеленә «мине монда күрергә шат түгелләр» дигән фикер салуыбыз мөмкин. Аннары инде аны үскәч тә гыйбадәт йортлары- на китереп булмау мөмкин. Әйе, баласы белән килгән әти-әниләргә дә игъти- барлы булу кирәк. Сабыйга мәчетнең, намазның нәрсә икәнен аңлату, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әйтү зарур. Әлеге дә баягы мәчетне чиста тоту мәсьәләсен дә истә чыгармыйк.

Ләкин, баланы өйрәтергә тотынганчы, үзебез мәчет әдәбен саклыйбызмы – шул сорауга җавап бирик.

Аллаһ Илчесе сарымсак кебек авыздан начар ис китерә торган әйбер ашап килүдән тыйды. Яман исләрне кешеләр генә түгел, фәрештәләр дә яратмый. Хушбуй сибенүнең дә бер чиген югалтмыйк. Иңгә-иң торган кардәшебезнең гыйбадәттән игътибарын шул рәвешле читкә юнәлтмик.

Һәр хәерле эшне башлаган чакта сыман, мәчеткә уң аяктан керү сорала. Кеше бармы анда, юкмы – сәлам бирү кирәк.

Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ! Аллаһ йортына керәбез. Аның фәрештәләрен сәламлибез. Догасын беләсең икән – берәү дә аны укудан тыймый. Бер дога мең бәладән коткарыр, ди. Мөмкинлегең бар, зәвәл, кояш чыккан яисә баткан вакыт түгел икән – мәчет намазын уку күркәм. Намазга кадәр вакыт булса – Коръән укып, зикертәсбих әйтү мөмкин, нәфел намазларын кылу да хәерле. «Иртә килеп утырдым», дип хафалану кирәкмәс. Намаз уку максаты белән мәчеткә чыгып киттек исә – һәр адымыбыз өчен савап язылыр.

Шуны онытып, «мәчеттән ерак яшим», дип зарланучылар бар. Мәчет каршында ук яшәп тә азанга җавап бирмәүчеләр бихисап. Шуңа да гыйбадәт кылу өчен үтелгән араның озынлыгы үзебезнең файдага гына. Һәм мәчеттә үткәрелгән һәр мизгелнең үз бәрәкәте. Җәмәгать илә намаз уку нияте белән Аллаһ йортына килүченең мәчеттә уздырган вакыты гыйбадәт кылып үткәрелгән, дип саналыр. «Җирдә иң хәерле урыннар – мәчетләр», – дип нәсыйхәтли безне Аллаһ Илчесе . Сәлман әл-Фәриси: «Мөмкинлегең бар икән, базарга беренче булып кермә һәм иң соңгы булып чыкма, чөнки шайтан анда сугыш алып бара һәм байрагын шунда кадап куя», дип кисәтә. Без бу сүзләргә колак салабызмы? Мәчетләр якынракмы күңелебезгә, әллә базарлар яисә башка күңел ачу урыннарымы? Күбрәк вакытыбызны кайда уздырабыз? Безгә хисап кылынганчы, үзебезгә-үзебез хисап кылыйк.

Мәчетне калдыручылардан булмасак иде. Ир-ат өчен җәмәгать белән мәчеттә намаз уку 27 тапкырга хәерлерәк, дип риваять кылына. Хатын-кызның исә на- мазларын өендә укуы хәерлерәк. Шу- лай да галимнәребез хатын-кызларга да мәчеткә баруны тыймый. Гыйлем эстәү максаты белән, әлбәттә. Тиеш- ле рәвештә, чит ирләрнең игътибарын җәлеп иттермәслек киенеп килү дә шарт.

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.