Әхлак – диннең нигезе

26 Январь 2018 356

Шуны белегез, диннең асылында күркәм холык ята, Пәйгамбәребез Мөхәммәд шул күркәм, матур холыкны камилләштерү өчен иңдерелде. Бу хакта Аллаһының Илчесе : «Дөреслектә, мин күркәм холыкларны камилләштерү өчен җибәрелдем», – диде.

Күркәм холыкның асылы – ул кешенең гаиләсендә, хезмәткәрләре белән һәм гомумән мөселманнар белән яхшы мөгамәләдә булуы.

Аллаһының Илчесе әйтте: «Җәннәт әһелләре – ул йомшак күңелле, башкаларга карата мәрхәмәтле, дустанә булучылар, ә Җәһәннәм әһелләре – ул кырыс һәм мәрхәмәтсезләр». Шулвакытта сәхабәләр: «Әй Аллаһының Илчесе мәрхәмәтсез кешеләрне ничек танырга була?» – дип сорадылар. Пәйгамбәр : «Алар үзләренең гаилә әһелләренә, дусларына һәм туганнарына карата рәхимсезләр», – дип җавап бирде.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: «Кешеләргә яхшы сүзләр сөйләгез» («Бәкара» сүрәсе, 83нче аять)

Шулай ук Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әй Пәйгамбәр, Минем колларыма әйт, бер-берсе белән яхшы сүзләр илә сөйләшсеннәр». («Исра» сүрәсе, 53нче аять)

Иң күркәм сыйфат ул бары тик күңелгә ятышлыны һәм изгелекне генә үзенә тарта. Башкаларга карата күркәм сөйләм, яхшы сүзләр, изге һәм матур гамәлләр кебек үз күңелеңә ятышлы сыйфатларны гына файдалан. Яман сөйләмнәрдән һәм яман гамәлләрдән ерак булырга тырыш, башкаларга карата ул гамәлләрне кылма. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең башка колларына карата яманлык кылсаң, һәрвакыт Раббыңның сиңа ул яманлыкны кире кайтарачагын онытма.

Шуны белегез, мондый түләү – ул иң дөресе. Ягъни Аллаһы Тәгаләнең колларына карата мәрхәмәтле булучы бәндәләр Аллаһы Тәгаләдән тиешле әҗерен алыр. Чөнки хуҗасына ихтирам йөзеннән аның колына хөрмәт күрсәтүче, ул дөреслектә хуҗаның үзен олылаган була. Кодси хәдистә әйтелгәнчә, Кыямәт көнендә Раббыбыз Үзенең колына: «Мин ач булдым, ә син Мине ашатмадың. Мин сусаудан аптыраганда, син Мине сугармадың. Мин авырганда, син Мине зиярат итмәдең», – дип әйтер. Аллаһының колы җавап итеп: «Син – барча галәмнәрнең Хуҗасы була торып, ничек ач булырсың?! Барча галәмнәрнең Раббысы, Син ничек авыру була аласың?! Син барча галәмнәрнең Хуҗасы булганда һәм барча мәхлукларны тәэмин итеп торганда, ничек итеп сусаудан сугаруны  сорый аласың?!», – дияр. Шунда Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә аңлатып: «Дөреслектә, Минем фәлән колым авырды, әгәр син аны зиярәт иткән булсаң, Мине аның янында тапкан булыр идең. Минем фәлән колым ач иде, әгәр син аны ашаткан булсаң, Мине аның янәшәсендә табар идең. Минем фәлән колым синнән сусаудан сугаруны сорады, әгәр аны сугарган булсаң, син Мине табар идең», – дип әйтер. Ягъни Аллаһы Тәгалә: «Мин ач идем, Мин авырдым һәм Мин синнән сугаруны сорадым», дигән Үз сүзләрен: «Минем фәлән колым ач иде, Минем фәлән колым авыру иде, Минем фәлән колым синнән сусаудан сугаруны сорады», дигән гыйбарәләр белән Үзе аңлатып бирде.

Әхлаклылыкның файдасын адәм баласы ике дөньяда да күрә. Бу хакта Әбү Талип (разыйаллаһу ганһ) турындагы хәдистә әйтелгән: бервакыт Габбас (разыйаллаһу ганһ): «Әй Аллаһының Илчесе , Әбү Талип сине саклады һәм яклады, һәрвакыт ярдәм итә иде, аның бу яхшылыклары ахирәттә файда китерерме?», – дип сорады. Пәйгамбәребез : «Әйе, әгәр мин булмасам, ул җәһәннәмнең иң түбән җирендә булыр иде», – дип җавап бирде. Шулай ук берәү төшендә Әбү Ләһәбне үзенең баш бармагыннан су эчкәнен күргән. Һәм бу төш атна саен дүшәмбегә каршы төндә кабатланган. Әбү Ләһәб Пәйгамбәребезнең туган хәбәрен ишеткәч, шатлыктан колын азат итү сәбәпле, шушы яхшы гамәле аның хәлен җиңеләйтә.

Бер изге кеше әйткән: «Аллаһының Илчесенең өммәтеннән берәү аны күрмәгән булса, әмма бик күрергә теләсә, Коръәни-Кәримгә карасын. Чөнки Коръәнгә караган караш белән яраткан Пәйгамбәребезгә караган караш арасында бернинди аерма юк. Коръәни-Кәрим Мөхәммәд бин Габдуллаһ бин Габделмотталиб исемле кешенең анык сурәтенә охшаган».

Икенче бер изге кеше: «Берәү Аллаһының Илчесен күрергә теләсә, аның Сөннәтенә итәгать итсен, бигрәк тә итәгатьсезлек күрсәткән урыннарда. Чөнки Пәйгамбәрнең Сөннәтен терелтү ул Пәйгамбәрнең үзен терелткән кебек. Аллаһының Илчесенең Сөннәтен терелтүче ул барча кешелекне терелтүче кебек, чөнки Пәйгамбәр барча изгелекләрне камил бәндә буларак үзенә җыйган», – дигән.

Шулай ук тагын бер изге бәндә әйткән: «Мөхәммәдне барча кешелек өчен илче итеп җибәргәннән соң, кешеләр яман холыкларның барысыннан да хәбәрдар булдылар, чөнки Пәйгамбәр безгә аларның аермалыгын тәфсилләп аңлатты». Ягъни бу кеше өчен яманлык кылуның бернинди сәбәп юклыгын аңлата. Пәйгамбәребез кешеләргә күркәм әхлакъның һәм яман холыкның нәрсәдән торганын аңлатты.

Галимнәребез шуны билгеләп үттеләр ки, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә бу дөньяның барча нигъмәтләренең ачкычларын тәкъдим итте, ләкин Аллаһының Илчесе аларны кабул итмәде. Раббыбыз Миграҗ кичендә аны күкләргә күтәрде һәм барча фәрештәләрне һәм Җәннәтне күрсәтте. Ләкин Аллаһының Илчесе аларга игътибар итмәде. Һәм Аллаһы Тәгалә әйтте (мәгънәсе): «Пәйгамбәрнең карашы хәләлдән башканы күрмәде һәм шуның читләреннән чыкмады». («Нәҗем» сүрәсе, 17нче аять) Ул уңга да, сулга да карамады, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә: «Дөреслектә, син күркәм холык иясе», – диде. Ягъни бәлаләр дә, нигъмәтләр дә Аллаһының Илчесен туры юлдан чыгара алмыйлар.

Белгәнебезчә, Пәйгамбәр бик күп авырлыклар һәм газаплар күрде, ул барысына да сабыр итте, түзде. Аның мөбарәк башы яраланган иде, теше сынган иде, әмма шуңа да карамастан ул: «Әй Раббым, минем халкымны гафу ит, чөнки, дөреслектә, алар нәрсә эшләгәннәрен белмиләр!», – дип дога кылды. Кыямәт көнендә, һәрбер пәйгамбәр үзе өчен кайгырганда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд : «Минем өммәтем, минем өммәтем!», – дип ялварачак.

Дагыстан мөфтие

Шәех Әхмәт хаҗи Абдуллаевның

 «Тәкъвалылар әхлагы»

китабыннан

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.