Тыйнаклыкның иң яхшысы хатын-кызда

7 Февраль 2018
1990

Ислам диненә кадәр хатын-кызның бернинди хокукы юк иде. Мәсәлән, Франциядә хатын-кызны кешенең суррогаты, җәмгыятьтәге бөтен бәлаләр хатыннардан килә дип санаганнар. Кытайда хатын-кыз шайтанның иярчене, кешеләрне начарлыкка өндәүче исәпләнелгән. Япониядә хатын-кызны, нәҗесле булып яратылган дип уйлап, җәмгыятьтән аерып тотканнар. Индуслар ире вафат булган хатын-кызны тереләй яндырганнар. Яндырмаган очракта – хурлап, җәмгыятьтән куганнар. Христиан динендә хатын-кызны руханияткә комачаулаучы буларак кабул иткәннәр, шул сәбәпле ирләргә гомер буе монах булып яшәргә тәкъдим ителгән.

Гарәп ярымутравында хатын-кызның халәте куркыныч булган: кызларны, ләгънәтле дип санап, үз ата-аналары тереләй җиргә күмгәннәр. Ир-ат үлсә, аның мирасы нәсел буенча күчкән, мирасның бер өлеше буларак, тол хатынны да мәрхүмнең олы улына биргәннәр. Икенче очракта, тол хатын Мәккәдән читтә алачыкта яшәргә мәҗбүр ителгән. Ике ел буена аның ризыгы бик аз күләмдә булган. Әгәр шушы авыр хәлдә исән калса, битен карага буяп, гаиләсе белән яшәргә рөхсәт ителгәнчегә кадәр шәһәр буенча бөтен кешегә күрсәтеп йөрткәннәр.

Нәкъ менә шундый җәмгыятьтә, хатын-кызның хаклары бөтен яклап ут астында булганда, Аллаһы Тәгалә Үзенең Илчесен Ислам дине белән җибәрде. Аллаһының Илчесе җәмгыятьне тәрбияләү юлы белән хатын-кызның хокукларын күтәрде. Хатын-кызны ана, апа һәм хәләл җефет буларак якларга һәм сакларга тиешлеген аңлатты.

Бу адәмнәрнең йөрәкләре шулкадәр кырыс булган ки, үз кызларын тереләй күмгәндә аларның кычкырган тавышлары да күңелләрен йомшартмаган. Менә шундый заманда Аллаһының Илчесе Пәйгамбәребез килде. Һәркем кызларына дөрес тәрбия биреп үстереп кияүгә бирсә, аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булса, андый кеше җәннәттә булачагын хәбәр итте. Ул шулай ук мондый кешенең үзенә якын булачагын аңлатып имән һәм урта бармакларын күрсәтте.

Хатын-кызларның хокукларын кайтару юлында Пәйгамбәребез гаиләдә хатын-кызның дус һәм иптәш булуын, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын һәм бәрәкәтен алуда аның зур урын алып торуын ассызыклап үтте. Шулай ук Ислам динендә монахлык юклыгын һәм Аллаһы Тәгаләнең бу гамәлдән ризасызлыгын аңлатты. Кеше хокукларын үтәү һәм җәмгыять тормышында тулысынча катнашу – ул Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын һәм бәрәкәтен алуда иң әһәмиятле ысул булуын да безгә ирештерде.

Пәйгамбәребез кешеләрне гаиләләр төзеп гармониядә яшәргә өйрәтте, ялгызлыкта яшәргә өндәмәде. Никахлашуның мөһимлеген күрсәтү максатыннан, ул өйләнешүне аның Сөннәтеннән булуын һәм Сөннәтне кабул итмәүчене үзенең өммәтеннән түгеллеген игълан итте. Шулай булгач, Ислам динендә никахлашуның нинди әһәмиятле булуын күрсәтүче тагын да катгыйрак дәлил табу мөмкин түгел.

Хәзрәти Гали (разыйаллаһу ганһ) болай дигән: «Берәүнең ошбулары булса, ул бәхетле кеше. Рәхмәтле тел. Андый тел – дөрестән дә, Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте. Кызганыч, без Аллаһы Тәгаләнең сансыз нигъмәтләреннән кулланабыз, әмма шөкер итәргә онытабыз. Адәм баласы үзенең Раббысына даими шөкер итәргә тиеш. Зәкир (Аллаһыны зикер итүче) калеб. Һичшиксез, Аллаһыны даими мактаучы һәм Аллаһыны истә тотучы калеб – ул олугъ бәрәкәт. Сәламәт бәдән – сәламәт тәндә сәламәт җан. Туган илдә хезмәт кылу – чит илгә китеп эш эзләүгә караганда, үз илеңдә, үз җиреңдә эш эзләү һәм ризык табу ул – бөек бәрәкәт, чөнки калеб гел үз туган җиренә, үз өенә тартылачак, омтылачак. Тәкъва хатын – карашлары бертөрле булган, ихласлы, яратучы хатын белән тормыш итү бу дөньяның рәхәтлеген икеләтә арттыра. Әгәр берәүдә бу санап кителгәннәрнең барысы да булса, ул кеше Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә тиенүчеләрдән булыр».

Бервакыт сәхабәләр Пәйгамбәр белән бергә утырганда, хатын-кызны нинди сыйфатлар бизәве хакында фикерләштеләр. Сәхабәләр төрле сыйфатларны мисал итеп китерделәр һәм шул рәвешле фикер алышуны дәвам иттеләр. Хәзрәти Гали (разыйаллаһу ганһ), эшләре буенча өенә кайткач, хатыны Фатыймага (разыйаллаһу ганһ) бу хакта сөйләде, Фатыйма (разыйаллаһу ганһ) аңа болай дип җавап бирде: «Мин сиңа иң яхшы хатын-кызның нинди булырга тиешлеген әйтәм. Ул мәхрәм булмаган ирләргә карамый һәм үзен дә күрсәтми». Хәзрәти Гали (разыйаллаһу ганһ) Пәйгамбәребез сөхбәтенә килеп хатынының фикерен җиткерде. Аллаһының Илчесе елмайды һәм: «Фатыйма – минем калебемнең бер өлеше», – диде.

Аллаһының Илчесе күркәм хәләл җефетнең асылдагы дүрт сыйфатын билгеләде:

– Тыйнаклык һәм итәгатьлек аның йөзеннән үк күренеп торырга тиеш, чөнки аның калебе шул ук сыйфатлар белән багланган. Мәкальдә әйтелгәнчә, кешенең йөзе – ул калебнең чагылышы. Хәзрәти Әбү Бәкер (разыйаллаһу ганһ) болай диде: «Ир кешенең тыйнак булуы әйбәт, әмма тыйнаклыкның иң яхшысы хатын-кызда».

– Хәләл җефет тыныч кына матур итеп сөйләшергә, балаларын гел орышмаска, иренә зарланмаска тиеш. Чөнки матур сөйләшү бер-береңне аңлаудан булса, орышу һәм зарлану ике арада киеренкелек тудыра.

– Хатын-кызның калебендә изге ниятләр һәм ихласлык булырга тиеш. Моннан тыш ул гаилә учагын саклау белән мәшгуль булырга тиеш.

Менә шундый сыйфатларга ия булган хатын-кыз күркәм хатын булыр һәм тормышын шатлыкта һәм сәгадәттә үткәрер.

Аллаһы Тәгалә «Ән-Ниса» («Хатыннар») сүрәсен иңдерде. Бу сүрәдә гаилә тормышы һәм шуңа бәйле хокуклар тәфсилләп тасвирлана. Борынгы элгәреләребез, кызларын кияүгә биргәнче, «Ниса» һәм «Нур» сүрәләренең тәфсирләрен өйрәткәннәр. Әгәр бүгенге мөселманнар, үзләренең кызларына Коръәни-Кәримне тулысынча ятлата алмасалар, шушы сүрәләрне булса да өйрәтсеннәр, гаилә корганда үз хокукларын һәм вазыйфаларын белсеннәр өчен.

Элек китап бастыра торган кулланмалар юк иде, безнең изге галимнәребезнең кызларына кулдан Коръәнне күчереп яздыра торган гадәтләре бар иде. Кыз бала, укуын тәмамлагач, кияүгә чыкканчыга кадәр буш вакыты булганда, тәһарәтләнеп, ихлас күңелдән Коръәни-Кәримне күчереп яза торган булган. Язып бетергәч әтисе аңа алтын бүләк иткән һәм бу аның кияүгә чыкканда калымы булып барган. Ул заманнарда бу туй бүләге булып саналган, шул рәвешле булачак иренә әлеге кызның буш вакытта өйдә утырып Аллаһының Китабын күчереп язу белән шөгыльләнүен белдергән.

Галимнәр әйтүенчә, кайчандыр бер бик матур хатын куркыныч йөзле бер ямьсез иргә кияүгә чыккан. Шуңа да карамастан алар бәхетле булганнар, чөнки икесе дә тәкъвалы бәндәләр булып үзләрен Аллаһы Тәгаләгә багышлаганнар. Бер көнне ире хатынына шатлыклы йөз белән караган һәм хатыны: «Без – җәннәт бәндәләре», – дигән. Ире: «Каян беләсең?» – дип сорагач, хатыны, сүзен дәвам итеп: «Син миңа караганда рәхмәт йөзеннән елмаясың, мин сиңа караганда сабыр итәм. Пәйгамбәребез хәдисендә «шөкер итүчеләр һәм сабыр итүчеләр җәннәткә керергә тиешләр», диелгән», – дип җавап биргән.

Пәйгамбәребез күркәм тормыш белән яшәде һәм өммәте аның артыннан иярсен өчен анык үрнәк булды. Бервакыт өйгә кергәч ул Гайшәнең (разыйаллаһу ганһ) стаканнан су эчеп торганын күрде. Гадәттә, ул аны яратып Хөмәйрә дип атый иде. Ул аңардан азрак су калдыруын үтенде. Пәйгамбәр барча кешелек өчен рәхмәтле бәндә булуына карамастан, ул хатыныннан калган суны сорады, хәтта моңа ихтыяҗы булмаса да.

Хәзрәти Гайшә (разыйаллаһу ганһ) аның таләбен үтәде, Пәйгамбәребез эчәр алдыннан Гайшәнең иреннәре кагылган урынны сорап, үзенең мөбарәк иреннәрен хатынының иреннәре тигән урыннан эчте.

Аллаһы Тәгалә безнең барчабызга да бергәләп күркәм тормыш итәргә мөмкинчелекләр бирсен.

Резеда Җамалетдинова

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.