Рухи ләззәт алыйм дисәң – «Гадел» гә кил

27 Март 2018
1355

Монда дини гыйлем алырга йөрүче бәләкәйләрдән башлап иң өлкәннәргә хәтле, аларның әти-әниләре, әби-бабалары да чарада актив катнаша, барыбыз бергәләп салаватлар, зикер әйтәбез, «Туган тел»не җырлыйбыз. Әлбәттә, мондый мәҗлестән җаның яктырып, нурланып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез нигъмәтләренә, бәхет юлын сайлаучы кардәшләребезнең елдан-ел артуына сокланып, куанып кайтасың. Бу бәйрәм чаралары программасын шушы мәчет каршындагы курсларда 16 ел дәвамында уку-укыту бүлеген җитәкләүче галимә-абыстаебыз Фәния Җәләлиева оештыра.

Менә быелгы уку елын тәмамлау уңаеннан барлык мәчетләрдә чыгарылыш чаралары узды. Әлбәттә инде, «Гадел» мәчетендәге бу гаҗәеп бәйрәм мәҗлесләрендә катнашмый калып буламы! Әле җитмәсә Фәния Җәләлиеваның яңа гына чыккан «Күңелләр дәвасы» китабын (мөхәррире Вәсилә Рәхимова) укып, бик тәэсирләнгән көннәрем. 20 елга якын бик аралашып, дустанә яшәвебезгә карамастан, исләрем китте – мөхтәрәм абыстаебызны аз белгәнмен икән! Үтә дә тыйнак, ихласлыгын белә идем. Чын батыр да икән әле ул, авыр чирне, үлем чирен – ракны җиңә алган. Монда үзе табибә булуы, медицинаны «а»дан «я»га хәтле белүе генә, шәхсән ихтыярый көче-куәте генә дә түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә-шәфкатенә җаны-тәне, бөтен барлыгы белән ихлас ышануы, аңа табынуы булышкан! Һәм ире Рәшит, хәрби табиб, сеңлесе Әлфия югары категорияле табибә, балалары, туганнары...

Ә дин юлына кереп китүе әби-бабаларыннан, әнисеннән башланган. «Гадел» мәчетендә беренче күренгән чакларында ук имам-хатыйп Айрат Мөхәммәтҗанов әле төзелеп тә бетмәгән мәчеткә Фәнияне уку-укыту эшләрен оештыруын үтенеп чакыра. Шуннан бирле шушы вазыйфада ул. Аның башлангыч дини укыту программасын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хуплап кабул итә. Ә программа төзү-язуны аңа галимебез Вәлиулла хәзрәт Якупов тәкъдим иткән.

Ишаннар, хәзрәтләр турында күп язалар, Аллаһы Тәгаләне зикер кылыгыз – тынычланырсыз, дигәннәрен дә күп язалар. Фәния абыстайның «Күңелләр дәвасы»н ничек зикер кыла башларга икәнен һәм тәрикать турында аңлатып, бездә басылып чыккан беренче китап, дисәк, һич арттыру булмас. Ул бу китапны язу өчен башта бөтен дөньяда билгеле олы остазының рөхсәтен алган. «Зикерне намаздан соң 100 мәртәбә «лә илаһә илләлаһ»ны кабатлаудан башлагыз», – ди ул. Битләре артыннан битләрен укыган саен абыстаебызның нинди тирән фикер иясе булуына, Коръәннең асыл нигезен төшендерүдәге гыйлем дәрәҗәсе югарылыгына соклансаң, үзеңнең ни дәрәҗәдә сай белемле булуыңа ояласың. Тагын да кыйммәтрәге шунда – ул алны-ялны белми шушы белемен күп йөзләгән, меңләгән чордашларына өләшә. «Гадел» мәчетендә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә кичке бүлектә укучыларга әдәп-әхлак дәресе, хатын-кызларга Коръәнне дөрес итеп уку дәресләрен укыта. Кукмара районының Өркеш авылында туган нигезләрендә үз көчләре, хисаплары белән төзелгән мәдрәсәдә уку-укыту эшенең барышын оештырып, тикшереп торса, кышкы-җәйге лагерьларда күпме яшь мөгаллимәләргә, студентларга, балаларга тәрбияви-спорт, ял, күренекле шәхесләребез белән очрашулар, Сабантуйлар кебек онытылмас бәйрәмнәр уздырыла. Үткән җәйдә Өркеш халкы тагын бер зур бүләк алды бу гаиләдән – мәһабәт мәчет ачылып, хәзер аннан моңлы азан яңгырап, намазга чакыра...

Ә бүген менә Фәния Җәләлиева үзенең чын исламча-татарча матур зәңгәр күлмәгеннән, күзләре төсле үк зәңгәр калфак-яулыктан кояштай балкып бәйрәмгә килүчеләрне каршылый. «Быел 800 кеше ислам нигезләрен өйрәнде, 70 е балалар. 2 хәзрәт, 10 мөгаллимә. Класслар үзләре дә аерым-аерым да уздыра уку елы тәмамлануны. Ә бүген Коръән хәтем кылучылар мәҗлесенә җыелдык һәм әле 1нче классныкылар 10 ханым кунакка чакырылды, – диде Фәния абыстай очрашуны ачып. – Елыбыз уңышлы үтте. Күргәнегезчә, олы бәрәкәткә ирештек, нинди күркәм ашханәле булдык, яп-якты, ап-ак, матур. Хәзер басып, бергәләп тәкбир әйтербез, зәм-зәм суларын кабып дога кылырбыз».

Коръән хәтем кылу башлана, шәкерт апа, ханымнар үзләренә бирелгән сүрәне яттан сөйли һәм һәрберсеннән соң абыстай әти-әнисенең исемен әйтеп, рухлары шат булсын, дип дога кылабыз.

– Сине данлыйбыз Аллаһ Раббыбыз, яшьләребезне түгә-түгә, сәҗдәләрдә һәм кулларыбызны күтәреп сорыйбыз: шушы юлыбызда ныклык насыйп ит! Илебез-көнебез имин булсын, балаларыбызга иман, бәхет-сәгадәт бир, я Раббым, – дип Фәния абыстаебыз һәрбарчабызның уртак теләкләрен белдерде һәм шәкертләрен, җәйге каникулда Коръәнне, дәреслекләрегезне ерак алып куймагыз, көн дә карап, укып торыгыз, дип нәсыйхәтләде.

Татар хатын-кызларының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина «Гадел» мәчете коллективына олы рәхмәтләрен белдереп, киләчәктә дә уңышлар, Фәния абыстаебызга чиксез тырышлыклары, туган халкын иманга чакырудагы тиңсез хезмәтләре өчен саулык-сәламәтлек насыйп булуын теләде. «Күңелләр дәвасы» китабың чын мәгънәсендәге дәва ул, синең тормышың, гамәлләрең барыбыз өчен үрнәк алырлык, гыйбрәтле. Бәхетле язмышың өчен горурланам», – диде ул.

«Калеб кыйбласын, күңелләр дәвасын күрсәтүчебез!» – дип Фәния абыстайга шәкертләре, бергә эшләүче коллега–мөгаллимәләре рәхмәтләрен җиткерде. Әнә, 80 яшен тутырган Рәзимә Касыймова, 75 яшендә килгән ул «Гадел»гә. Озак өйрәнә алмаган, бүген ул елый-елый Аллаһы Тәгаләгә, Фәния абыстайның сабырлыгына, күңелендәге игелеклегенә иксез-чиксез рәхмәтләрен укый. Аны мәчеткә алып килеп йөри торгач, кызлары да намазга баскан икән.

– Маһирә апабыз Лаештан хәтле килә. Мәүлид бәйрәмен беренче башлап уздыручы остазыбыз, – ди Фәния Хөрмәтулла кызы. – Нәкыя абыстай да Лаештан килә. Дәрвишләр бистәсеннән Нурия ханым, ераклардан гыйлем өстәргә Коръән укырга өйрәнергә йөрүләрегез өчен үзегезгә рәхмәт.

– «Тәскирә апа, без Сезне яратабыз!» – класска керүгә тактадагы бу сүзләрне укыгач, күземә яшьләр килә, – дип сөйли Тәскирә Мартыньянова. – Кызларга гарәп әлифбасын өйрәтәм. Бу мәчеттә эшләвемә бик шатмын. Нәсыйхәт белән бер-беребезгә булышабыз. Фәния абыстаебызның оештыру сәләте зур, җылы сүзе, якты карашы һәркайсыбызга җитә. Үзебез дә шәкертләребезгә карата йомшак, дустанә мөгамәләдә булырга тырышабыз. Алар исә шатлык-сөенечләрен, борчуларын безнең белән бүлешәләр. Кайчак кайберсе: «Апам, әнием биш намазга басты», – дип сөенеп килә. Алар әле әти-әниләре өчен борчыла, кайгырта, һәм хәреф өйрәтә, догалар ятлата башлый. Шушы түгелме безнең бәхет!

Менә тагын Миләүшә исемле бер ханым торып басты:

– Олы исәпләр, дәрт белән укып, өйрәнеп йөргәндә оныкларым туып, аларны карарга туры килде, дәреслекләрем калды. Әллә оныкларымны урамда бик озак тартып йөргәнмен, әллә салкын тиде – аяклар йөрми башлап, урынга яттым. Шунда исемә төште Фәния абыстаемның сүзләре: «Укы! Укы!» Коръәнне кулга алып, кабатлый башладым, аякка басуга «Гадел»гә йөгереп килдем, Аллаһка шөкер, классташларымнан калсам да, хәзер Коръән чыгам. Фәния абыстайны Аллаһы Тәгалә безгә якты юл күрсәтү өчен җибәргән!

Балаларга чират җитте. Мәчет заллары аллы-гөлле гөлбакчага әйләнде. Берсеннән-берсе затлы матур күлмәк-калфаклы кызчыкларыбызга, чигүле түбәтәйле малайларыбызга караплар туймассың! Мөгаллим-мөгаллимәләрнең хезмәтләре җимеше бит болар! 5 класс укучысы Булат Сәлахиевнең моңлы азаныннан кайбер апа-әбиләр шатланып күз яшьләрен сөртә. Укытучысы Камил остаз да бик канәгать аңардан: «Мәктәбендә дә әйбәт укый, монда да бик тырыш, ихлас», – ди ул.

Илназ хәзрәт Касыймов балаларны да, остазларны да бәйрәм белән котлап иң изге теләкләрен белдерде:

– Алган белемнәрегезне тормышта кулланыгыз, балалар, – диде ул. – Мөхәммәд Пәйгамбәребездән (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үрнәк алыгыз. Әти-әниләрегезгә, туганнарыгыз, дусларыгызга яхшы мөнәсәбәттә булсагыз, сезгә һәркайда соклансалар, менә дин фәкать яхшылыкка, изгелеккә генә өйрәтә шул, диярләр!

Үсмер малайлар төркеме имтихан тота. Берсе артыннан берсе сүрәләр укый, матур ятлаганнар, мөгаллимәләре Камил хәзрәт елмаеп, дулкынланып көч өстәп тора үзләренә. Үткән елгы «Ел абыстае» журналист Вәсилә Рәхимова малайларга бүләкләр өләшә:

– Туры юлны, бәхет юлын сайлавыгыз мөбәрәк булсын, кадерле дәвамчыларыбыз, – ди ул. – Остазның олы йөрәкле булуы, чын аталарча кайгыртуы белән җыеп тота, җәлеп итә белүе кирәк шул малай кешесен. Гомумән, «Гадел»дә иң куандырганы – һәркемгә һәм бер-берсенә ата-аналарча мөгамәләнең хөкем сөрүе. Күпме йөрим мәчетләребезгә, менә мондагыдай атмосфераны беркайда да күргәнем юк, без биредә үз өебездәге сыман. Әлбәттә, Фәния абыстаебызның феномены йогынтысыдыр дим.

Тәскирәнең 3-4 классларда гыйлем эстәүче кызлары да бик уңган белемле икәнлеген исбатлап, бүләкләр алды.

«Каимәбезнекеләр чыкты», – ди кайсыдыр. Иң бәләкәчләр төркеме бу. Монда хәтта теле ачылып бетмәгән 2 ярым 3 яшьлекләр дә бар. Яше 80 гә якынлашып килгән әбекәйләре «бисмилла» «әппәр» әйтергә өйрәтә. Афәрин һәркайсына!

– Сез булганга без яшибез. Шушы йөрүләрегез, Коръән юлында булуыгыз өчен рәхмәт, киләсе елларда да гыйлем алуларыгызны дәвам иттерерсез дип көтәбез, – диде шушы мәчетне салдыручы мәрхүм Фирдинат Әхмәтҗановның хатыны Рәүфинә ханым.

Гөлназ – кыяфәте белән дә, гамәлләре белән дә Фәния абыстаена охшаган, остазының күркәм сыйфатларын йоктырган шәкертләренең берсе! Кечкенә чагыннан шушы мәчеттә укып намазга баскан. КХТИны тәмамлаган инженер-технолог, ике мәдрәсәдә дин гыйлемнәрен ныклап үзләштергән һәм ял көннәрендә мәчеттә 7 баланы укыткан. Алар да өйрәнгән хәтлесен сөйләп күрсәтте. «Рус мәктәбендә укыйлар, татарчалары да рәтле түгел бит әле, әти-әниләре намазсыз. Авыр, әлбәттә, тик балалар тырыша, шунысы күңелгә – дәва. Фәния апа минем остазым, аның яшәү рәвеше минем өчен үрнәк, сабак. Без күршеләр. Аның фидакарьлегеннән үрнәк алам», – диде Гөлназ.

Монда өстәр сүзләр дә табалмассың!

Бәйрәмгә кунак кызлар, малайлар да килгән иде, алар да үз осталыкларын күрсәтеп сөендерде. Вәсилә Рәхимованың оныгы 8 яшьлек Фәридә Әхмәтова «Ихлас» сүрәсен сөйләп күрсәтте. «Фәридә Каравайдагы «Нурислам» мәчетендә укыды. Әнисе Диләрә дә намазда, шөкер», – ди Вәсилә абыстай.

Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете мөгаллимәсе Гөлзадә Шәяхмәтова да укучысы Айзилә Ислам кызын алып килгән. «13 ел укытам, – ди Гөлзадә, ара ерак булса да «Гадел»гә киләсе килеп тора, чөнки монда чын туганлык бәйрәме. Фәния абыстаебызның фидакарьлегеннән өйрәнәбез. Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары яусын, берүк исән-сау гына була күрсен! Аңардан күңелләргә рухи көч алабыз!»

Әйе, кайчан килсәң дә, «Гадел»дән рухи ләззәт алып, дөньяң яктырып кайтасың шул, афәрин!

Мөслимә Шәфыйк

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.