Шәех Зәйнулла Рәсүли

21 Май 2017
995

Бу мәкаләдә мәрхүм филология фәннәре докторы hәм тарихчы Мәсгуд абый Гайнетдинов Зәйнулла ишан Рәсүли тормышы турында яза.

Революциягә кадәрге соңгы 45 елда татарлар арасында иң күренекле шәхесләрнең берсе Зәйнулла ишан булган дисәк, ялгышмабыз. Каләм тибрәткән, язган дүрт-биш китабы булган диләр. Әмма язганнары үз вакытыңда ук ишетелмәстән, күренмәстән диярлек калганнар. Шаулы шөһрәтен ул иҗтимагый хәрәкәттә үзенә бер юнәлеш тотуы белән һәм шәехлек-суфилык (ишанлыгы) белән казана.

Зәйнулла бине Хәбибулла, бине Рәсүл, бине Муса, бине Бәйрәмкол, бине Гашыйк, бине Солтанай, бине Морадкабул, бине Тулай, бине Уразгали, бине Яңшый, бине Яты би – шундый шәҗәрәләре сакланган. Яты би – Алтын Урда биләреннән берсе булуы ихтимал.

Зәйнулла хәзрәт 1833 елда Оренбург губернасы Троицкий өязендәге Шәрип исемле авылда дөньяга килә. Башлангыч белемен үз авыллары мәктәбендә ала. 1845 елда авылларыннан 15 чакрымдагы Малай Муйнак авылындагы Якуб хәзрәт мәдрәсәсенә укырга китә. 1848 елда Якуб хәзрәтне Уралдагы Ахун авылына имамлыкка чакыралар. Шәкертләре дә аңа ияреп Ахун авылына китәләр. 1851 елда Зәйнулла Троицкий шәһәрендәге Әхмәт Халид улы Мәңгәри мәдрәсәсенә күчә. 1858 елга кадәр шунда укып мадрәсә курсын тәмамлый.

1858 елда яшь Зәйнулланы Югары-Урал өязендәге Акхуҗа дигән типтәр авылына имамлыкка чакыралар. Шунда ук, мәктәп оештырып, имамлыгы белән бергә, балаларны укыта башлый. Өйләнә. Шәкертлек елларында ук суфичылык-тарикатькә тартыла башлаган кеше, 1859 елда, Габделхәким Чардаклыви дигән ишанга «кул биреп» – мөрид булып, ишанлык сабаклары ала башлый. 1866 елга хатыннары санын дүрткә җиткерә.

Гаилә ишәйгәч, көнкүреш кимчелекләрен капларга дип, сәүдә эшенә керешеп карый, ләкин ике елдан сон, бөлгенлеккә төшеп, бу эштән читләшергә мәҗбүр була. Мәккәгә барып, хаҗ фарызын үтәү турында хыяллана. Һәм, ниһаять, бу максатына ирешә. Вафат булган бер казак бае үзе өчен хаҗ фарызын үтәргә акча калдырган икән, бәдәлче (ялланып хаҗга баручы) булып барырга Зәйнулла хәзрәткә тәкъдим итәләр. Шул рәвешчә, ул 1869 елда хаҗ сәфәренә чыга. Шул көннән, хәзрәт тормышында яңа этап башлана.

Яңа заман кешесе – яшь Зәйнулла хәзрәтне шул заман тормышындагы гадәти булып калган ишанлык ысулы канәгатьләндермәгән, күрәсең.

1869 елның 18 сентябрендә Истанбулга килеп төшкәч тә, ул мәшһүр төрек шәехе Әхмәт Зыяэтдин бине Мостафа Кәмешханәви белән очраша, элеккеге шәехенә мөрид булудан баш тартып, төрек шәехенә «кул бирә» – мөрид була. Яңа шәехенең җир астында ясалган «хилвәтханә»сендә – япа-ялгыз, тынга калып, гыйбадәткә, тирән уйга һәм транска (гадәти психик халәттән чыгуга) талып утыру өчен ясалган аулак бүлмәсендә 40 тәүлек утыра. Тәүлекнең билгеләнгән вакытларында, шәехе белән генә очрашып, аңардан өйрәтмәләр, күрсәтмәләр, киңәшләр (тәрбия) ала. Аннан, Мисыр аша, Мәдинә шәһәренә юл тота. Рамазан аен Мәдинәдә үткәрә. Анда да чорының күренекле суфи шәехләре белән очраша, алардан да ишанлык сабаклары ала. Хаҗ фарызларын үтәгәннән соң, кайтышлый тагын бер айга Истанбулда туктала. Шәехе белән очраша. Тарикать сабакларын үзләштереп, шәехеннән ишанлык иҗазәтнамәсе-шәһадәтнамесе алып кайта. Гадәти ишанлык ысулын тарсынган, ниндидер яңа юл эзләгән кеше бер Зәйнулла хәзрәт кенә булмаган, күрәсең: ишан булып кайту хәбәре таралу белән, тирә-як халыклары ташкын булып аңа «кул бирергә» – мөридлеккә агылалар. Бу кадимче муллаларны, ишаннарны аңа каршы аякландыра. Өметле мөриденең үзеннән читләшүе элеккеге шәехе Габделхәким ишанны үртәндерә. Башка мөридләренең үзеннән аерылып, яшь Зәйнулла ишанга күчүләре инде аны чыгырыннан чыгара. Мөридләрен кабул итмәвен – үз ягына тартмавын таләп итеп Зәйнуллага язган кисәтү хатлары да нәтиҗә бирми. Тиздән яшь шәех дошманнары төркеменә Эстәрлебаш ишаны Кәмалетдин, Оренбург ахуны Хисаметдин кебек чорының иң мәшһүр руханилары да кушыла. Зәйнулла хәзрәт Төркиядән Нәкышбәнди тарикатенең Халидия тармагы гадәтләрен алып кайта. Алар зикерне аваз белән (джәхри) һәм ритмик хәрәкәтләр ясап әйтәләр икән. Зәйнулла хәзрәтне көферлектә – динне бозуда гаеплиләр. «Биеп, әйләнгәләп һуштан язып егылып яталар да, тәһарәт яңартмастан, торып намазга басалар – шәригать кагыйдәләрен бозалар», – дип, Уфага Дини идарәгә һәм мөфтигә әләкләр юллыйлар. Халыкларны болгатуда, ниндидер хәрәкәт оештыруларда гаепләп, полиция идарәсенә һәм губернаторга донослар яудыра башлыйлар. Болары да, үзләре оештырган диярсең, әләкләргә җитди игътибар бирәләр. Мөфти, Зәйнулла хәзрәт дошманнарыннан, өч кешедән торган махсус комиссия төзеп, 1872 елның азагында яшь ишанны Дини идарә комиссиясенә тикшерүгә чакырта. Дини идарә, күрәсең, аны «тәүбәгә утырта»: нәрсәләрдер эшләмәскә кул куйдырып, өенә кайтарып җибәрә. Әмма ул инде бу сәфәреннән өенә әйләнеп кайта алмый. Аны туган якларында, күп санлы мөридләре арасында кулга алуның халыкны кузгатуы, болгатуы мөмкин дип курыкканнар, күрәсең, губернатор боерыгы буенча, юлда, иленнән еракта, Златоуст шәhәрендә кулга алалар.

Сигез айлап шул шәһәр төрмәсендә тотып, мәсьәләне җентекләп тикшергән төс күрсәткәннән соң, Вологда губернасына, Никольский дигән өяз шәһәренә сөргенгә озаталар. Мөридләреннән башка әле күпләргә билгесез яшь ишанны патша сөргене, татар дөньясында иң мәшһүр кешегә әйләндерә. Аның Кичүчат якларыннан үтүе турында Риза хәзрәт Фәхретдиновның истәлеге бар. Хаксызга рәнҗетелгән изге хәзрәт догасын алып калыр өчен ул узачак авылга тирә-як авыллардан күп халык җыела. Сыйларын әзерләп, тантаналы каршы алалар. Никольскийга урнашкач Кострома шәһәренең татар бистәсенә күчерү мәсьәләсен кузгаталар һәм максатларына ирешәләр. 1876 елда хәзрәт Костромага күчерелә. Гаиләсен дә Костромага үз янына китерүне оештыралар... Ниһаять, аңа авылына кайтырга рөхсәт итәләр. 1881 елның 1 ноябрендә ул Акхуҗага кайтып төшә.

Сигез ай төрмә, сигез ел сөрген... Нинди җинаять өчен? Белмибез. Муллалар, ишаннар белән кайбер ызгышлары гына билгеле. Түбәндә аның Никольскийдан язган хатын укучыларга тәкъдим итәбез. Хаттан да шул ызгышларны хөкем өчен сылтау иткәннәре аңлашыла. Әмма патша сәясәте татарлар, мөселманнар арасында ызгышлар – үзара чәйнәшүләр өчен һичкемне хөкемгә тартмаган. Андый чуалуларны, астыртын гына үстерергә, тирәнәйтергә, көчәйтергә генә тырышканнар. Барлык фетнәләр Төркиядән шәех булып кайткач башлана. Төрек шпионы дип гаепләрлек сылтау тапканнар, күрәсең, дияр идең... Хөкемдә ул хакта бер кәлимә сүз булса, сөргенлек капкасыннан чыгуы белән, кеше андый гаепләүләргә кабат сылтау бирмәскә тырышыр иде. Ә ул?.. Олы бәладән котылу шөкранасы өчен дип, 1882 елның җәендә үк кабат хаҗга китә. Һәм, юлда тагын ачыктан-ачык, шул элеккеге кыланышларын кабатлый. Бару һәм кайту юлында берәр айга Истанбулда туктала. Шәехе белән очраша. Юк, бу юнәлештә ул бернинди саклану, тыелу әсәре сиздерми.

Патша режимы, империя сәясәте каршында аның гаебе нидән гыйбарәт икәнен чорының башка бер күренеше – вәисиләр сектасы хәрәкәте белән чагыштыру аша аңлап була. Бөек борылыш-капитализмга күчү чоры бара. Ил тормышы җимерелүләргә, тетрәнүләргә йөз тоткан. Җәмгыять, кеше бу катаклизмнар якынлашуын, өстенә ябырылуын эчтән сизенә. Кеше бу борылышка – ниндидер шомлы эчке борчылуларга яраклаша алмый интегә. Моңарчы күрелмәгән рухи авырулар барлыкка килә. Кайбер ишаннар элеккеге «халык табиблары» кебек бу яңалыкларны аңламыйлар, юату чараларын, сүзләрен таба алмыйлар. Зәйнулла хәзрәт кебек, яңа этап руханилары булырга омтылган затлар яңа борчулар имчесе булу чарасын эзләп, «сектантлык» юлына басалар. Нәкъ шул елларда татар дөньясының үзәгендә, Казан шәһәренең үзендә хәтта, шундыйрак секталар – вәисиләр һәм «Баһави ишан» хәрәкәтләре куәт алалар. Аларны да шул шомлы тетрәнүләр мәйданга чыгара. Зәйнулла ишан хәрәкәтеннән аермалы буларак, бу секталарда элеккеге ишанлык чите-чоты («ишан», «мөрид» кебек атамалар) гына сакланып кала. Вәисиләр, «ерткычларга әйләнгәннәр» дип, барлык муллаларны, «имансыз» татарларны, мөфтине, барлык чиновникларны катгый инкарь итәләр, аларны җир йөзеннән бөтенләйгә себереп түгәрдәй булып шаулыйлар.

Самодержавиенең төп терәкләре белән якага-яка килгән вәисиләр хәрәкәтен царизм 1884 елда гына тар-мар итә. Ә Зәйнулла ишан хәрәкәтен, әллә кайда читтә дип тормыйлар, оеша башлаган көннәрендә, тавышы чыккалаганчы ук 1873 елда ук җимерәләр. Юк, бу башбаштаклык, ялгышу нәтиҗәсе генә түгел. Моның җитди сәбәпләре бар. Беренчедән, Зәйнулла ишан хәрәкәте ХVII-ХVIII йөзләрдәге милли-азатлык кузгалышлары, сугыш мәйданнары булган Казахстан чиге, Урал буйларында башлана. Һәртөрле шикле адымнарны царизм биредә аерым күзәтү астында тота. Икенчедән, Зәйнулла ишан беренче адымнарыннан ук шаулау, чаң сугу ягына түгел, ә хәрәкәткә массакүләм төс бирү юлына йөз тота. Вәисиләр хәрәкәтендә исә ызгыш-шаулашулар өстенлек ала бара. Тиешле, тотрыклы нигезгә куелмаган шаулары белән алар үзләре үк киң катлау халыкны өркетәләр, үзләреннән читләштерәләр. Хәтта үзләренә каршы куюга да ирешәләр. Хәрәкәт шәһәрдәге, полиция күз алдындагы бер йорт эченә бикләнгән, йомык, тамырсыз бер оешмага әйләнү юлыннан бара. Тынычлык шартларында, мондый нәрсә айнык сәясәтчеләрне әллә ни борчый алмый... Һәм тагын да җитдирәк өченче сәбәп: Зәйнулла ишан хәрәкәтендә царизмның котын ала торган, кардәш татар, башкорт, казах халыкларын бер оешмага, рухани башлык җитәкчелегендәге бер хәрәкәткә берләштерү мөмкинлеге башкарыла. Ызгыштыру принцибына нигезләнгән царизм сәясәтенә хәрәкәтнең нәкъ шул үзенчәлеге барыннан да хәвефле булып күренгәндер.

Нәкъ шул үзенчәлек «секта»ны сәяси хәрәкәт дәрәҗәсенә якынайта. Ниндидер сәяси автономия төсмере, мөстәкыйльлекләр мөмкинлеге күбрәк яшәгән казах халкы тирәсендә чаманы үтебрәк активлык күрсәтә башлавы хәрәкәтне туздыруга сылтау була.

Царизм эзәрлекләүләре, өркетүләре, дәһшәтле сөргеннәре Зәйнулла хәзрәтнең ихтыяр көчен какшата алмый. Киресенчә, аның татар, башкорт, казахлар арасында даны гөрләгән ишанлык дәвере, асылда, сөргеннән кайтканнан соң башлана. Бу эштә халыкның, җәмәгатьчелекнең өлешен дә истән чыгарырга ярамый. Эзәрлекләнүче ишанны халык үз яклавы астына ала, аңа ярдәмләшә – уңайлыклар тудыра. Сөргеннән кайтуы белән, аны хаҗга барырга акча белен тәэмин итәләр. Хаҗдан кайткач, Троицкий шәһәренә имамлыкка чакыралар. 1884 елның 23 апрелендә Зәйнулла хәзрәт Акхуҗадан Троицкийга күчеп килә.

Кем белә, Акхуҗада гына яшәп калса, бәлки ул сөргенгә кадәргегә охшаш ызгышлар баткагына чумып, безгә мәгълүм мәшһүр 3әйнулла ишан була алмас иде. Шәһәрдәге мөмкинлекләр, үзенең тапкырлыгы һәм эшчәнлегенең колачлылыгы бик тиз аны теге ызгышлар һәм зәһәрле әләкчеләр буе җитмәслек дәрәҗәгә күтәрә. Дөрес, шәһәргә күченү белән, аның эшчәнлегенең мәгънәви юнәлешендә – эчтәлегендә дә җитди үзгәрешләр күзәтелә. Күрәсең, инде ул зикер җыелышларында төп игътибарын мәгариф өлкәсенә юнәлдерә. Троицкийга күчеп килгән елында ук, киң җәмәгатьчелек ярдәмендә тиешле материал базасын оештырып, мәчете каршында зур мәдрәсә ачып җибәрә. Аның фамилиясенә нисбәт ителеп «Мәдрәсәи Рәсүлия» дип йөртелгән бу уку йорты Идел-Урал төбәгендәге мәгариф учакларының иң мәшһүрләреннән берсе булып кала. Идел-Урал буе халыкларына хезмәт күрсәтүдә Зәйнулла хәзрәт алгы планга – беренче урынга инде үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеген куя һәм, зур казанышлары белән, бу төбәкнең иң күренекле мәгърифәтчеләре югарылыгына күтәрелә. Казах халкы тормышында да бу чорда, уяну, милли җанлану көннәре җитлегеп килә. Шул җирлектә, Зәйнулла хәзрәтнең казахлар белән бәйләнеше аеруча якыная бара. Казахлар аның йөзендә бу чорда үзләренә ышанычлы рухи юлбашчы табалар. Хәзрәт даирәсе казах халкын агартуга да саллы өлеш кертә. Җәй көннәрендә, бераз акча табарга дип, хәзрәт шәкертләре «Рәсүлия»дән казах авылларына «мулда әкә»леккә – балалар укытырга агылалар. Мәдрәсәсен тәмамлаган байтак кына шәкертләрен дә ул, үгетләп, казах халкын агарту эшенә күндерә. Казах халкының үз эченнән чыккан шәкертләр дә «Рәсүлия»дә елдан-ел ишәя бара. Алар да, мәдрәсә тәмамлап, үз халыкларын агарту эшенә алыналар. Зәйнулла ишан казах халкына Гани бай Хөсәенов, Баруди хәзрәтләре татарларга күрсәткән хезмәтләрне күрсәтә.

Әмма болары әле аның казах халкы белән бәйләнешләренең өске катламын гына тәшкил итә. Казахстан халыкларының бала-чагалары, укучы яшьләре – шәкертләре генә түгел, өлкәннәренең дә бөтен катлаулары, бигрәк тә түбән катлау – гавам халкы хәзрәт белән тыгыз бәйләнештә була. Киң җәмәгатьчелек арасында ул, ишан буларак – рухи имче буларак таныла. Аның даны Тянь-Шань, Алтай итәкләренә кадәр тарала. Дәртләренә дәрман таба алмаган кешеләр, һәркайсы үз зары белән, Троицкийга ишан кабулханәсенә агылалар. Танышы-белеше юкларның төнлә урамда каласы юк. Хәзрәт шундый ерактан килүчеләр өчен ятакханә ясаткан. Анда көн-төн чәй кайнап тора.

Мохтаҗларны тукландыралар да. Билгеләнгән вакытта зарлылар алдына хәзрәт чыга.

Дога укый, вәгазь-нәсыйхәтләр сөйли, аларның зарын тыңлый. Шуңа мохтаҗ булганнары белән аерым очрашып та сөйләшә.

Яхшы психолог булган, күрәсең: кемгә юл күрсәтә, кемгә күңелен тынычландыра, кемгә киңәш биргән. Аның бу сәләте турында ишеткәннәр: чарасыз калгач, аңа агылганнар. Хәзрәтнең үгетләренә мохтаҗлар күп булган, күрәсең, кабулханә һич буш калмаган. Халыкның ышануын яулый да, аклый да белгән. Илдә хөрмәт-абруе зур булган. Дөрес, Идел-Урал яклары кабулга килүчеләр саны ягыннан Казахстан белән тиңләшә алмаган. Шулай да, татар-башкорт халыклары тарихыңда да ул бу чорда шундый ук роль уйнаган дип әйтә алабыз. Андый «имләү» – рухи табиблыкны ул биредә – шул яшәү рәвеше һәм абруе, шөһрәте аша башкарган.

Байтак кеше өчен ташкын кочагында, өметләрне сүндермичә, чайкалучы бер маяк булган. «Вакыт» газетасындагы некрологта (04.02.1917) Р.Фәхретдинов, Ф.Кәрими кебек олы акыл ияләребез Зәйнулла хәзрәтне «Әтрафның рухани патшасы» дип атаганда, аның мәгърифәтчелеген генә түгел, күбрәк эшчәнлегенең менә бу ягын күз алдында тоталар.

Вакыты шундый – традицияләрнең тәэсире һәм активлыгы зур булган. Ул шуларны истә тотып эш иткән. Тормышка яраклашуны үтә катлауландырган тиңсез иҗтимагый җимерелүләр (революцияләр) хәвефе ябырыла башлаган елларда, ул әтраф халыкларына тормыш фәлсәфәсен өйрәтүче остаз буларак мәйдан тота. Халык, замандашлары аның сабакларын канәгатьләндерерлек дип тапкан, кабул иткән.

Царизм тыкшынуларыннан, империя өркетүләреннән каушамаган, алар өнәмәгән (халыкны рухландыру юнәлешендә) эшчәнлеген дәвам иткән хәзрәт җиңелүгә дучар булган шәхес. Яңа заман таләпләренә яңа югарылыкларда җавап бирә торган «җәдитчеләр», яңа сәяси партияләр, традицияләрне аяктан егарлык итеп читләштереп, алгы сызыкка чыгалар. Вакыт аларны гына куәтли, аларны яклый. Зәйнулла хәзрәт борынгы күренеш кебек, еракта, артта, күләгәдә кала бара. Шәкертләре, мөридләренең яшьрәкләре хәтта хәзрәтне «үги» күрә башлый.

Әле 1902 елларда гына, үзе өчен зур дәрәҗә санап, «мөрид Габделмәҗид әл-Гафури» дип имза куеп, аның улы Һибәтулла үлеменә мәрсия язып бастырган Мәҗит Гафури 1905 елда инде «әллә нәрсә эзләп», Буби, Казан мәдрәсәләренә китеп бара... Хәзрәт яңалыклар алдында каты тунлык та күрсәтми югыйсә.

Мәсәлән, җәдитчеләр – уку-укыту системасын яңартучылар белән, башка ишаннар, карт муллалардан аермалы буларак, ул бәрелешкә керми. Керми генә түгел, искелек яклы (кадимче) көчләрнең җәдитләргә иң катгый һөҗүмгә күчкән көннәрендә, XIX йөз азагында, Зәйнулла хәзрәт «Троицкий голәмәсе» исеменнән җәдитләрне яклап фәтва язып чыга. Шуңа күрә, үзе асылда җәдитче булмаса да, иң күренекле җәдитләр аны үз кешегә санаганнар. Тормышка үзенчәлекле практик мөнәсәбәттә булуы аны мәктәп системасын яңарту зарурлыгын аңлау югарылыгына күтәрә. Гасыр башларыннан ул үзе дә «Рәсүлия»нең башлангыч сыйныфларын җәдитчә укытуга күчерә. «Рәсүлия»нең югарырак сыйныфларын үзе җәдитләштерә алмаячагын аңлаганнан соң, мәдрәсә белән идарә эшен улына һәм яшь (җәдит) укытучыларга тапшыра. Әмма мәдрәсә кирәкләре турында кайгыртуны (димәк, мәдрәсәгә җитәкчелекне) ул соңгы сулышына кадәр үз җилкәсеннән төшерми. Үлеме алдыннан үзенең булган акчасына, мөридләрен дә ярдәмгә чакырып, шәһәрдә ике өй сатып алып мәдрәсәгә вакыф иткәне билгеле. Дүрт күзәтүче билгеләп, үзенең бай китапханәсен ул шәһәргә, җәмәгатьчелек файдалануына тапшыра. Шул рәвешчә, үз эшчәнлеген революция башланыр елга китереп, Зәйнулла хәзрәт 1917 елның 2 февралендә вафат була.

Хәзрәтнең үзен дә, халкыбызның үткәндәге тормышындагы тәсаввуф хәрәкәте тарихын да яхшы белгән Р.Фәхретдинов, Ф.Кәримиләр «Вакыт»тагы некрологта, Зәйнулла ишанны безнең төбәктә үткән шәехләрнең иң олысы, күренеклесе, мәшһүре дип күрсәтәләр. Мәгърифәтче буларак та ул мәдәниятебезгә сизелерлек өлеш керткән, аның даирәсеннән Г.Баттал, М.Гафурилар кебек күренекле кешеләребез чыккан.

«Иман» нәшрияты

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.