Иман һәм гамәлләр

6 Июнь 2017
906

Имам Әбу Хәнифә (Аллаһ аннан разый булса иде) болай дигән: «Гамәл – иман түгел, ә иман гамәл түгел».

Мин: «Бу фикер хакыйкать яклы булганнарныкы, аларга хариҗилар каршы чыга», – дип әйтәм.

Имам Ибне Хәҗәр әл-Хайтами имам ән-Нәвавиның «Кырык хәдис»енә аңлатмасында болай ди: «Иман телдә хакыйкатькә инануны аңлата, ә бу иманның шарты – бары тик калебең (күңелең) белән ышану», – алга таба дәвам итеп: «Кайберәүләр, иманның шартларына тел белән (шәһадәтне) әйтүне һәм гамәлләр кылуны да кертергә кирәк, кемнәрнең шушылардан кайсы да булса берәрсе булмаса, көферлеккә төшә, дип әйтә, һәм бу хариҗилар фикере».

Әлеге китапта файдалы әйберләр бик күп, ачып укып карагыз.

Имам болай ди: «.. дәлилләргә бәйле рәвештә, күп вакыт кешедә гамәлләр үтәү бурычы ятмый, әмма моның белән анда иман бурычы юк дип әйтергә ярамый.

Хәез вә нифас вакытында хатын-кызлардан намаз уку бурычы төшә, әмма аннан иман бурычы төшкән һәм иманны калдырып торырга кушылган дип әйтергә ярамый.

Бөек Раббыбыз аңа мондый чакта ураза тотмасын, соңыннан (ураза) көннәрен тутырып тотып бетерер дип әйткән, әмма аңа иманны калдырып торырга, аннары аны каза кылырга кушылды дип әйтергә ярамый».

Мин: «Хатын-кызлар, «Мифтах әс-Сәгадә»дә әйтелгәнчә, хәез вакытында ураза тотмый һәм аны пакьләнгәннән соң үти», – дип әйтәм. Һәм бу гамәлләрнең иман түгеллегенә күрсәтә.

Имам: «Фәкыйрьдә зәкят түләү бурычы юк, дип әйтергә мөмкин, әмма анда иман бурычы юк, дип әйтергә ярамый», – ди.

Аллаһы Тәгаләнең сүзләренә бәйле рәвештә, иман – гамәл булып, ә гамәл иман булып тормый:

Мәгънәсе: «Иман китергән бәндәләремә әйт: намазларын калдырмыйча, дөрес укысыннар...» («Ибраһим» сүрәсе, 31нче аять).

Һәм Аллаһы Тәгалә аларны намаз укыганга кадәр үк иманлылар дип атаган. Шул ук сүзләр «Бәхер әл-Каләм»дә дә әйтелгән.

РӘШИД ИСАЕВ

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.