Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин

27 Февраль 2018 209

Әхмәдзәки хәзрәт, Совет чорының чиксез каршылыкларына карамастан, халыкны иманга, хакыйкатькә, әдәп-әхлакка өндәгән, дин юлында армый-талмый хезмәт иткән, 1970-90 елларда эшли торган бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчетендә имам hәм 1980 елдан – СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые булган. Ул бүгенге дин әһелләре өчен дә бер үрнәк. Әхмәдзәки хәзрәт вәгазьдә сөйләде: «Адәм баласының гомере бик кыска, шуңа күрә аны заяга үткәрмәгез. Вакытларыгызны бушка уздырмагыз. Үзегезне яхшы исем белән искә төшерерлек гамәлләр кылып калырга тырышыгыз. Төрле һөнәрләр өйрәнегез һәм балаларыгызны да аңа өйрәтегез. Хак мөселман булуыгызны эшлеклелек белән һәм сүздә, эштә тугрылык белән күрсәтегез!»

Әхмәдзәки Сафиулла улы Сафиуллин 1896 елның 28 мартында Татарстанның хәзерге Норлат районы Колбай-Мораса авылында дөньяга килгән. Әтисе Сафиулла вафат була, 7 балалы гаилә ятим кала. Гаилә бөлгенлеккә төшә, авылда хәерчеләр рәтенә керә. Матди яктан хәлләре мөшкел булса да, мескенләнмиләр: әнисе улы Әхмәдзәкине укытырга ниятли. Эшче кулга бик мохтаҗ булса да: «Укы!» – дип, Әхмәдзәкине күрше Кизләү авылы мәдрәсәсенә укырга бирде. Шушы Кизләү мәдрәсәсе Нәкышбәнди тарикатенең Мөҗәддидия тармагы үзәге була.

Мәдрәсәләр, мәчетләр ул заманда да халык хисабына көн күргән. Дәүләт йә битараф булган, яисә дошманлык күрсәтеп җимергән. Хәллерәк гаиләләр, үз өлешләрен кертеп, балаларын укытса, Әхмәдзәки мич ягып, су ташып үз хезмәте белән өлешен керткән. Гыйлемгә хирыслыгы буенча аңа тиңнәр булмый. Авыр үзләштерүче балаларга өстәмә сабак бирүне мөгаллимнәре Әхмәдзәкигә йөкләгән. Шушы мәдрәсәдә үзе белән бергә укып, өстәмә сабак алган иптәшләре Әхмәдзәкинең беренче шәкертләре була.

Мәдрәсәне уңышлы тәмамлап, Әхмәдзәки хәзрәт туган авылы Колбай-Морасага кайта. Шул вакытта авылның яшь мулласы вафат була, абыстае Зәйнәп, кулында ике баласы белән тол кала. Фәрдетдин кызы Зәйнәп хәлле гаиләдән чыкканга күрә, йортлары, каралты-куралары да нык була. Авыл картлары Әхмәдзәки хәзрәтне мәчеткә мулла итеп билгели, тол калган Зәйнәпкә өйләнергә киңәш итә. Әхмәдзәки хәзрәт, өлкәннәрнең киңәшенә колак салып, өйләнә, тормышы җайлана башлый. Әмма илдә вазгыять үзгәрә, революция нәтиҗәсендә хакимияткә большевиклар килә, тотрыксызлык чоры башлана.

1925-1927 еллар арасында Әхмәдзәки хәзрәт гаиләсе белән Ош шәһәренә качып китәргә мәҗбүр була, чөнки дин әһелләрен кулга алулар, янаулар, юк итүләр башлана. Әхмәдзәки хәзрәтнең гаиләсе белән авылдан китүе шәкертләре тарафыннан төрлечә сурәтләнә. Туган авылында сабак алучы шәкертләре (Кизләү мәдрәсәсе ябылган булса кирәк) Әхмәдзәки хәзрәтнең кара исемлеккә кертелгәнен, аны шул көннәрдә кулга алачакларын әйтәләр һәм, үзен кучер итеп киендереп, гаиләсе белән авылдан чыгарып җибәрүләрен бәян итәләр.

Шушы аңлатып кителгән хәл хакыйкатькә якын, дип кабул ителде, чөнки, килене Роза ханым сөйләве буенча, алар якынча 1930 елларда Казанга килгәнче бик азаплана, шул дәвердә яңа туган өч-дүрт баласы гүр иясе була. Әхмәдзәки, авылдан-авылга йөреп, дин сабакларын бирә, шуның белән ишле гаиләсе көн күрә. Ош шәһәреннән китүләренең сәбәбе мәгълүм түгел. Әхмәдзәки Казанда ике атнага якын эш эзли. Гаиләсе исә көннәрен вокзалда үткәрергә мәҗбүр була. Ниһаять, зоопаркта Әхмәдзәкине «кара эшкә» алалар. Эшле булуы турында Әхмәдзәки хәзрәт шәкертләренә болай бәян итә: «Эш таба алмый изалангач, гаиләм янына кайтыр алдыннан, эскәмиягә утырдым да, елый-елый дога кылып, Раббымнан сорадым. Шул вакытта бер карт: «Кил әле монда, кил», – дип, мине чакырды. Мин: «Кирәк булса, үзең кил», – дидем. Ә карт: «Хәзер зоопаркка бар, сине эшкә алалар», – диде. Күземне ачыбрак карадым, карт юк булды. Зоопаркка бардым, чынлап та, эшче кирәк икән, эшкә алдылар», – дип сөйләде. Ишле гаиләгә эшчеләр өчен салынган йортның ярымподвал катында урнашкан өч бүлмәле фатирда яши башлыйлар. Гомере буе «кәҗә билеты» белән йөргән Әхмәдзәки хәзрәткә, паспорт та биреп, пропискага кертәләр. Шулай итеп, туган-үскән илендә, ниһаять, «тулы хокуклы гражданин»га әверелә ул. Шулай да, аны сугышка алмаганнар, чөнки хакимият, мулла булганлыктан, «ышанычсызлар» хисабына керткән. Зәйнәбенең беренче иреннән туган Кәшифә исемле кызын сугышка алганнар. Ул телефонистка булып хезмәт иткән. Фронтта һәлак булган. Икенче кызы, Фәһимәсе, исән иде әле. Әхмәдзәки хәзрәтнең Зәйнәп белән уртак балалары арта: 1927 елда Суфия исемле кыз, 1930 елда – Әнәс, 1933 елда – Әмин, 1936 елда Әдип исемле малайлары туа. «Һади Такташ урамындагы зоопарк җитәкчелеге биргән фатирыбызның тәрәзәләре җир белән тигез иде. Башта үтеп баручының ботинкасы, аннары гына үзе тәрәзәдән күренә иде. Фатирыбыз өч бүлмәле, әти-әни бер бүлмәдә, ирем һәм балабыз белән без икенче бүлмәдә, аның абыйлары өченче бүлмәдә тордылар. Аш бүлмәсе бар иде», – дип, искә алды Әхмәдзәки хәзрәтнең килене Роза ханым.

Нинди генә авырлыклар булса да, Әхмәдзәки хәзрәт гыйлем эстәүдән, сабак бирүдән туктамый. «Кайвакыт төнге 2-3 ләрдә уяна идем, балам яшь, күрәм, әтием ут кабызган, алдында китап – укый. Гыйлемне яңартып торырга кирәк, тоныкланмасын, дия иде», – дип, искә алды килене.

1964 елда улы Әдип белән Розага никахны Әхмәдзәки хәзрәт үзе укый. Балалары дөньяга килгәч, бабасы аңа Морад (Марат) исемен кушкан. 1967 елда 19 яшьлек Тәлгать Таҗетдин Әхмәдзәки хәзрәтнең өенә йөреп дин сабагы ала башлый. 2 ел укып йөргәннән соң, Бохара шәһәренә китә. Алган гыйлеме шул дәрәҗәдә тирән була ки, ул иң яхшы шәкертләрдән санала. 4 еллык курсны 2 елда үзләштергәннән соң, аны Каһирә шәһәренә җибәрәләр.

1950 елларда Әхмәдзәки хәзрәт, асфальт-бетон заводына күчеп, бондарь (мичкә ясаучы) эшенә керешә. «Көне буе балта белән эшләп, кулларым калмый», – дип әйтүе хезмәтенең авырлыгын дәлилли. Кызлары Кәшифәнең сугышта һәлак булуы сәбәпле, 1973 елны аларга Голубятников урамында фатир бирелә. Әхмәдзәки хәзрәт шунда күчә. Бу фатирга хөрмәтле остаз янына сабак алучылар килгәннәр. Иң беренчеләрдән булып Юныс хәзрәт (Әстерхан мәчете имамы) белем ала башлый, шуннан Йосыф исемле энесе дә Әхмәдзәки хәзрәткә сабак алырга килә. 1974 елда, зоопарктагы йортта газ чыгып, Әхмәдзәки хәзрәтнең ике улы агуланып үлә.

Лаеклы ялга чыкканнан соң, Әхмәдзәки хәзрәт авыр хезмәттән туктый. Элек тә яратып йөргән Мәрҗани мәчетенә аны икенче имам итеп билгелиләр. Шәкерте Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, остазы Әхмәдзәки хәзрәтнең гыйлем чишмәсе икәнен белеп, Мәрҗани мәчетендә беренче имам булып хезмәт итүче Габделхәбир хәзрәткә ярдәмгә икенче имам булырга киңәш итә. Әхмәдзәки хәзрәт Габделхәбир хәзрәт белән уртак тел таба, бер-берсен олылап хезмәт итәләр. Вәгазь сөйләү буенча аңа тиңнәр табылмый. Халыкның дингә омтылышын күреп шатлана: «Мин хәерче баласы идем, хәзер Казанда мәчеттә имам булдым», – дип, сөенечен тыя алмыйча елый. «Картаям, хәлем юк», дип зарланучыларга: «Карагыз миңа, яшем туксанда, иеләм дә, бөгеләм дә, бер буыным да авыртмый. Намаз укыгыз!» – ди Әхмәдзәки хәзрәт.

Раббыбыз Аллаһ чиксез гомерне беркемгә дә вәгъдә итмәгән. 1967 елны 71 яшендә җәмәгате вафат була. Аны Яңа Татар бистәсе зиратына җирлиләр. Бераз вакыттан соң, Әхмәдзәки хәзрәт Галия исемле хатынга өйләнә, гомеренең ахырына кадәр бергә матур гомер кичерәләр.

Әхмәдзәки хәзрәтнең шәкертләре санын төгәл итеп әйтү мөмкин түгел, чөнки ул гомере буе дәгъватта була, сабак бирә, вәгазь сөйли, динебезгә өнди. Вафатына күп калмый, азан әйтеп намазга керешкән мизгелдә, хәле китеп егыла. Галия абыстай аны диванга утырта. Әхмәдзәки хәзрәт сөйләшә алмый башлаганда, аның янына Мәрҗани мәчете мөэзине Мөнир белән имамы Госман хәзрәт Исхакый киләләр. Госман хәзрәт «Йәсин» укый. «Хәзрәт, без китәбез», – дип саубуллашучыларга бармагы белән генә ишарә ясарлык хәле калган була. Мәчеткә кайтып җитүләренә Галия абыстай: «Әхмәдзәки хәзрәт үлде», – дип хәбәр итә. Бу хәлне шәкерте Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга да җиткерәләр. Тәлгать хәзрәт кырыкка якын мөселман кардәшләре белән Уфадан килеп җитә. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин Яңа Татар бистәсе каберстанында Зәйнәп абыстай янәшәсендә 1995 елның 2 июнендә, җомга көнне җирләнелә.

Рәүф ИБРАҺИМОВ

«Иман» нәшрияты

Самые интересные статьи «ИсламДага» читайте на нашем канале в Telegram.